Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулъяулыгың чигешле, чигешләре килешле...

Җырлар иҗат итүме, әдәбиятмы, халык һөнәрчелегеме - татар халкы милли сәнгатькә хас гадәт-йолаларга искиткеч бай. Чигү сәнгате алар арасында аерым бер урын алып тора. Оста куллар бу һөнәрнең серләрен буыннан буынга тапшырганнар. Кайвакытта: "Хәзер кемгә кирәге бар соң ул чигүнең? Кибеттән җаның ни тели, шуны алырга була - чит илдән...

Җырлар иҗат итүме, әдәбиятмы, халык һөнәрчелегеме - татар халкы милли сәнгатькә хас гадәт-йолаларга искиткеч бай. Чигү сәнгате алар арасында аерым бер урын алып тора. Оста куллар бу һөнәрнең серләрен буыннан буынга тапшырганнар.

Кайвакытта: "Хәзер кемгә кирәге бар соң ул чигүнең? Кибеттән җаның ни тели, шуны алырга була - чит илдән кайтарылганнары да, борынгыны хәтерләтә торганнары да бар" - дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Чынлап та, кибет шүрлекләре бүген товар белән шыплап тутырылган. Әмма мондый әйберләрнең сәнгать белән бернинди уртаклыгы юк. Вакыт узган саен без кием-салымны да, көнкүреш әйберләрен дә милли үзенчәлек хас булганнарын сайларга тырышабыз. Чөнки бу матур да, җайлы да, зәвыклы да. Чигү сәнгатенең тормыш-көнкүрешебезгә кире әйләнеп кайтуы да сөенечле күренеш.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы быел чигүле сөлгеләр һәм кулъяулыклар конкурсы уздырды. Республиканың барлык районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән дистәләгән катнашучы конкурска үзләре чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар җибәргәннәр. Биектау районыннан әлеге конкурста өч кеше: Айбаш урта мәктәбе укытучысы Әлфинур Низамиева, аның укучысы Язилә Хәмитова һәм Мәмдәл авылыннан ветеран-укытучы Зөмәрә Шәрәфетдинова катнашты.

- Хөрмәтле жюри әгъзалары конкурска җибәрелгән барлык эшләрне зур игътибар белән карап чыктылар. Соңгы йомгак август аенда ясалды, - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының "Ак калфак" татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. - Биектау районында милли мәдәниятне, гореф-гадәтләр, йолаларны яңартуга зур игътибар бирелү бик күңелле күренеш.

Реклама

Районда "Килен токмачы" бәйрәм-конкурсын уздырган көнне Кадрия Идрисова чигелгән кулъяулыклар һәм сөлгеләр республика конкурсы барышы турында сөйләде һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Кул эшләре белән шөгыльләнү һәм төрткеле бизәкләр төшерү осталыгын татар хатын-кызлары борынгы заманнардан ук камил белгәннәр. Энә белән җеп ярдәмендә могҗизалар ясаганнар. Алар өс киемнәренә, ашъяулыкларга, тастымалларга, урын-җир кирәк-яракларына, хәтта өй әйберләренә дә хикмәтле бизәкләр төшергәннәр. Иң мөһим һәм яраткан төр тоташтан чигү булган. Шундый алым белән чигелгән кулъяулыкларны кызлар егетләренә бүләк итә торган булганнар. Чигү - четерекле шөгыль, аның өстендә озын-озак кичләрдә баш күтәрми эшләргә кирәк. Ә конкурс вакытында исә, үзеңнең шушы алымны белүеңне күрсәтеп, бер чәчәк чигеп күрсәтү дә җитте. Конкурста катнашучылар гап-гади ак тукыманы, атлам артыннан атлам ясап, тиңдәше булмаган әйбергә - чын сәнгать әсәренә әверелдерә бардылар. Алар карап торышка җиңел итеп һәм тиз эшлиләр, җепләр, бер-берсенә "сыенышып", үзенчәлекле рәсемгә әвереләләр. Жюри әгъзалары оста кулларның эшеннән канәгать.

Биектаулылар үзләренең кул эшләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә бәлки җентекләп тасвирлап та бирделәр, папкага фоторәсемнәрен дә салдылар. Укытучы Әлфинур Низамиева чигү белән яшь чактан ук мавыга. Шушы сәнгать белән укучысы Язилә Хәмитованы да кызыксындырган, аңа осталык серләрен төшендергән. Мәктәп тәмамлаганнан соң Язилә көллияткә укырга кергән, анда дизайн буенча белемнәрен камилләштергән. Хәзер ул осталыкта остазыннан калышмый. Республика конкурсында да таләпчән жюри аларның хезмәтләрен югары бәяләгән һәм призлы урын биргән. Зөмәрә Шәрәфетдинованың да хезмәте халыкның гореф-гадәтләренә туры килә торган дип билгеләп үтелгән. "Чиккән сөлгем - Сабантуй батырына" һәм "Вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулыгым" номинацияләрендә катнаштылар.
Әле күптән түгел Биектау үзәк мәдәният йортында конкурста җиңүчеләрне котладылар. Татарларның Бөтендөнья конгрессы башкарма комитетының "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова аларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм Әлфинур Низамиевага, Язилә Хәмитовага "Ак калфак" республика оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Халык сәнгате яңара. Киләсе конкурсларда катнашучылар арасында Биектау уңганнары күбрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев