Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулланылган су өчен түләргә туры киләчәк

Биектау районы коммуналь предприятиесе хезмәткәрләре халыкны су белән тәэмин итә торган торбаларга законсыз рәвештә тоташкан йорт хуҗаларын ачыклау​ максатыннан​ рейд уздырды. Рейд барышында 60 йорт сусыз калды.

Коммуналь предприятие вәкилләре кранга пломба куяр алдыннан җентекләп тикшерәләр. Чөнки күршесенең коесы аша законлы рәвештә тоташып, ай саен кулланылган суга акча түләп баручылар да сусыз калырга мөмкин. Эстачи авылында суга акчаны даими түләп баручылар, әлбәттә, күпчелекне тәшкил итә.​ Әмма торбага законсыз​ тоташып, кулланылган су өчен акча түләмәүчеләр дә җитәрлек. Эстачи авылында​ 200ләп йорт исәпләнә, шуларның чиреге су торбасына рөхсәтсез тоташкан. Тәртип бозучыларны ачыклау катлаулы​ түгел. Күбесе су торбасына тоташыр алдыннан чокыр​ казый, ә чокыр урам якта, эзләмәсәң дә күренеп тора.​ Андый йортлар рейд вакытында ук сусыз кала. Проблеманың тагын бер ягы бар, су кранына пломба куелган һәр йортта да кеше яшәми. Чөнки күп кенә йортларны соңыннан сату нияте белән төзелеш компанияләре сала.​ Аларның күбесе закон белән “дус” түгел. Әзер йортны коммуналь предприятие белән төзелгән килешү документларыннан башка гына сатып та җибәрә. Ә яңа хуҗалар проблеманы хәл итәргә уйламый да, килеп туган вазгыятьтән үзләре үк качып йөри.

“Яңа хуҗа күп очракта белмәмешкә салыша, - ди «Биектау​ коммуналь челтәре»нең  сату бүлеге башлыгы​ Ләйсән Шаблонова. -​ Имеш, ул моңа кадәр йортның су торбасына законсыз рәвештә тоташтырылганын белмәгән. Коммуналь предприятие үзе рейдлар ярдәмендә ачыкламаса, законсыз куллану еллар буе дәвам итәргә мөмкин. Бер генә кеше дә үз теләге белән “мин судан бушка кулланам”, дип килешү төзергә килгәне юк әле”.

Су торбасына законсыз рәвештә тоташкан хуҗаларга административ штраф салына. Алай гына да түгел, кранга пломба куйган көннән алып, тиешле документларны, килешүләрне төзеп законлаштырганга кадәр кулланылган су өчен дә түләргә туры киләчәк. Бу очракта йорт хуҗасының күпме түләргә тиешлеген,​ торбаның юанлыгына һәм шул торбадан тәүлек дәвамында суның күпме агарга мөмкинлеген ачыклап,​ ​ коммуналь предприятие үзе исәпләп чыгара. Кулланучыларга кайсы вариантның отышлы икәнен сайларга гына кала.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев