Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кулланучылар хокукларын яклау” олимпиадасы

"Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча олимпиаданың электрон юл белән сорауларга җавап бирү формасындагы беренче этабына йомгак ясалды. Һәр төргә 5 әрдән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә караган җиңел, уртача авырлыктагы, катлаулырак сораулар - һәрбер катнашучыга барлыгы 15 сорау бирелде. Олимпиаданың икенче этабына 20 һәм аннан күбрәк балл туплаган катнашучылар узды. Икенче...

"Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча олимпиаданың электрон юл белән сорауларга җавап бирү формасындагы беренче этабына йомгак ясалды.

Һәр төргә 5 әрдән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә караган җиңел, уртача авырлыктагы, катлаулырак сораулар - һәрбер катнашучыга барлыгы 15 сорау бирелде. Олимпиаданың икенче этабына 20 һәм аннан күбрәк балл туплаган катнашучылар узды. Икенче турга узучылар исемлеге Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең tatzpp.ru порталында "Олимпиада" бүлегендә бирелде.

Олимпиаданың беренче туры тәмамлану белән котлыйбыз. Икенче этапны узасы кешеләргә уңышлар телик. Сез булдырасыз!
Олимпиаданың 2 нче этабын Биектау районыннан 9 укучы узачак. Аларның 4се Биектауның 1 нче, 2се - 2 нче мәктәбеннән һәм Чыпчык, Шәпше, Ямаширмә урта мәктәпләреннән - 1 әр укучы.

Исегезгә төшерәбез: олимпиаданың 2 нче этабы 2015 елның 2 октябреннән 9 октябренә кадәр дистанцион юл белән иҗади биремне үтәү - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә караган темага кыска хикәя (эссе) язу төсендә узачак. Хикәянең темалары турындагы мәгълүмат 2015 елның 2 октябрендә tatzpp.ru сайтында урнаштырылачак. Барыгызга да уңышлар телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев