Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулдан ясалган самолетлар хәтта очалар да!

Узган ял көннәрендә «Биектау» спорт комплексында авиамодельчеләрнең ачык фестивале узды. Фестивальдә модельчеләр техник осталыкларын күрсәттеләр. Чарада Казан мәктәпләреннән, лицей һәм гимназияләреннән килгән укучылар белән беррәттән Биектау районының яшь модельчеләре дә катнашты. Фестивальдә утыздан артык укучы көч сынашты.

“Авиамодель турында беренче тапкыр ишетүгә, миндә тегү теләге уянды”, - ди фестивальдә катнашучы Иллария Фасахова. - Бу шөгыль белән якыннан танышкач, тегү түгел, ә ябыштыру осталыгы кирәк икәнлегенә инандым”. Иллария Фасахова Казан лицейларының берсендә 3 нче сыйныфта укый. Ул модельләр ясау кебек мавыктыргыч шөгыль турында моңа кадәр уйлап та карамаган. Авиамодельчеләр түгәрәгенә аны дус кызы Дания Мөхәммәтова алып килә. Шул көннән инде Иллария үзенең яңа шөгыленә гашыйк була. Фестивальдә кызлар беренче тапкыр гына катнашалар, малайлар арасында да алар ике генә кыз.

Иллария белән Дания самолетлар белән бик оста идарә итәләр. Хәтта тамашачыларны да таң калдырып, егетләрне артта калдырып, җиңү артыннан җиңү яуладылар алар. Җанатарлар әледән-әле егетләр ягына ярым-шаярту шелтәләр җибәреп тордылар: “Егетләр, самолетлар ясарга һәм алар белән идарә итәргә кызлардан өйрәнегез!” Ярыш ахырында кызлар кулында 6 Мактау кәгазе бар иде. Төрле номинацияләрдә алар беренче һәм икенче урыннарга лаек булды. Кызларның укытучылары да бик оста конструктор икән. Әлбәттә инде, әтиәниләре аларның беренче ярдәмчеләре. Вера Мөхәммәтова инженерлар нәселеннән. Кызын авиамодельчеләр түгәрәгенә биреп дөрес эшләгәнлегенә шикләнми ул.

“Безнең укытучыбызга да самолетлар “җене” кагылгын. Шуңа күрә кызлар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Дәресләр 3 сәгать бара. Әмма аларны түгәрәктән аркан белән дә тартып алып кайтып булмый. Ә без - әти-әниләр - мәктәп ишегалдында сәгатьләр буе машинада көтеп утырабыз”, - ди Даниянең әнисе Вера Мөхәммәтова.

Даниянең әнисе сүзләренә караганда, авиамодельләр ясау - перспективалы шөгыль. Әлбәттә, тимераякта фигуралы шуу, бию кебек популяр булмаса да, аның киләчәге бар. Оста конструкторлар бала чакта йөргән түгәрәкләрдән чыга да инде.

Биектау районында авиамодельчеләр түгәрәге моннан 5 ел элек ачылды. Балалар белән ул чакта Айрат Хәйруллин шөгыльләнә башлый. Бүген инде аның дистәдән артык укучысы бар.

“Самолетлар ясау балаларга бик тә ошый, - ди авиамодельчеләр түгәрәген алып баручы Айрат Хәйруллин. - Балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә килә. Дәресләрне әтиләр дә, әниләр дә күзәтеп утыра. Барысына да кызык. Ни өчендер самолетлар ясау белән балалар гына мавыга, дигән фикер яши. Бу идея белән олылар да янып яши”. Биектау районында авиамодельчеләр түгәрәге 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрдә эшләп килә. Дәресләр һәр якшәмбе көнне иртәнге 8 дә башлана һәм бушлай алып барыла.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев