Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Куанып яшисе ел булсын!

Яңа ел якынлаша, дуслар. Ә Яңа елның төп билгесе - яшел чыршы. Кыш бабай да күптән килеп җитте инде, чыршылар бизәп йөри. Районда беренче елка “Казан арты” паркына урнаштырылды. Димәк, елкалар, Кыш бабайлар, Кар кызлары парады башланып китте. “Казан арты” паркында парад 10 декабрьдә узды. Чыршы янына берьюлы дистәләгән Кыш бабай һәм берсеннән-берсе чибәр Кар кызлары килде.

Чыршы ачу тантанасына Кыш бабайлар гына түгел, халык та бик күп килгән иде. Балаларның күп булуы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәм кәефе бөтен җирдә дә тоела иде. Һәркемнең төп игътибары сәхнәдә булды. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган үзешчән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, олысы да, кечесе дә шаян җырлар көенә биеде. Тантананың төп герое, әлбәттә, Кыш бабай булды. Районның барлык Кыш бабайлары, төрле урман җәнлекләреннән торган әкият геройлары белән бергәләп күңелле җырмузыка астында бәйрәмгә килгән кунаклар алдыннан парад белән үтте. Әкияти күренешне балалар чып-чын итеп кабул итте. Аларның шатлыгы йөзләрендә, күзләрендә чагылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Үз талантын күрсәтергә өлгергән бер генә бала да бүләксез, күчтәнәчсез калмады.

Быелгы декабрь кояшлы, матур көннәргә бай булырга охшаган. Нәкъ шундый көннәрдә һава температурасы бик түбән була. “Казан арты” паркында оештырылган бәйрәм көнне дә көн кояшлы, салкын булды. Шуңа да карамастан, районда беренче елканы ачарга халык күп килгән иде. Димәк, районда тагын бер күркәм гадәткә нигез салынды - “Казан арты” паркында да ел саен елка бәйрәме уздырылачак.

Киләсе атнада карлы-буранлы көннәр башланыр дип көтелә. Районның Җиңү паркына урнаштырылган төп чыршысы үзенең утларын 23 декабрьдә 15 сәгатьтә кабызачак. Бәйрәмне оештыручылар район халкын төп елканы ачу тантанасында да көтеп калалар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев