Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Күршеләр белән тату яшибез

Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары 1 августта күршедәге Марий Эл республикасының Бәрәңге районында булдылар. Әлеге район белән безнең дуслык күптәннән дәвам итә. Бу төбәктә яшәүчеләрнең яртысын үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен саклаган татарлар тәшкил итә. Күршеләр безнең делегацияне җылы каршыладылар, шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогының игътибарга лаеклы матур урыннарын, соңгы...

Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары 1 августта күршедәге Марий Эл республикасының Бәрәңге районында булдылар.

Әлеге район белән безнең дуслык күптәннән дәвам итә. Бу төбәктә яшәүчеләрнең яртысын үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен саклаган татарлар тәшкил итә. Күршеләр безнең делегацияне җылы каршыладылар, шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогының игътибарга лаеклы матур урыннарын, соңгы вакытта төзелгән социаль һәм мәдәни объект-ларны күрсәтеп чыктылар. Бәрәңге районы башлыгы Әлфәт Ибраев районның икътисадый үсеше, биредә яшәүче халыклар - татарлар, марилар һәм русларның мәдәни традицияләрен саклаулары турында сөйләде. Авыл җирлекләре башлыклары шулай ук Бәрәңге районы авылларында федераль программа буенча төзелгән күп функцияле белем бирү учреждениесендә, табиблык пунктында, балалар бакчасында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев