Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ковидка һәм куркуга каршы - вакцина

Россиядә COVID-19 инфекциясеннән вакцина ясату тулы көченә бара. Бүгенге көндә Татарстанны вакцина ясату буенча лидер төбәкләр исәбенә кертеп булмый. Әмма республика җитәкчелеге мөмкин кадәр күбрәк кеше прививка ясатсын өчен барлык шартларны да тудырырга тырыша. Биектау районында гына да вакцина ясату буенча 10 пункт эшли. Шуларның берсе үзәк район хастаханәсендә урнашкан.

Людмила Фазылҗанова быел Кырымда ял итәргә ниятләгән. Ерак юлга прививкасыз чыгу үз-үзеңә хыянәт белән бер икәнен бик яхшы аңлый ул. Беренче дозаны алыр алдыннан ике көн үзен кәефсезрәк сизгән - кан басымы күтәрелгән. Әмма ул озакка бармаган. Бүген инде икенче дозаны алырга килгән.

“Беренче тапкыр килгәндә халык күбрәк иде, - ди Людмила Фазылҗанова. - Миңа чиратта утырырга туры килде, кан басымым күтәрелеп китте. Шул сәбәпле табиблар хәлем яхшырганчы вакцина ясатуны кичектереп торырга киңәш итте. Кан басымым нормага килү белән яңадан килдем. Вакцина ясаттым, аннан соң да хәлем элеккечә бик яхшы булды. Бүген инде икенче дозаны алдым. Хәлем тагын да яхшырак, сәламәтлегемдә бернинди үзгәрешләр сизмим”.

Прививка ясатырга килгән кеше иң элек үзе турында анкета тутыра, табиблар кан басымын үлчи, сәламәтлек турында сораштырып ала. Дәүләт хезмәте күрсәтү порталында үзенең шәхси кабинеты булган гражданнар анкетаны әлеге сайт аша да тутырырга мөмкин. Сайтта үзеңнең кайчан вакцина ясатырга теләгәнеңне дә күрсәтәсең һәм билгеләнгән вакытка киләсең. Болай эшләгәндә чират та торасы юк, анкета да тутырмыйсың - вакыт янга кала, медицина персоналына да җиңелгәрәк туры килә.

“Пациент вакцина ясату өчен кайсы көнне, нинди вакытта, кайсы дәвалау учреждениесенә килергә теләгәнен ирекле рәвештә үзе билгели. Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша да язылырга мөмкин, кайнар линиягә дә шалтыратып була, әлбәттә инде, турыдан-туры район үзәк хастаханәсенә шалтыратып, вакцина ясатырга теләге булуын хәбәр итә ала”, - дип аңлатып үтте Биектау районы үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

В а к ц и н а н ы р а й о н амбулаторияләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында да ясатып була. Моның өчен авыл фельдшерлары вакцина ясатырга теләүчеләр исемлеген төзи, көнен, вакытын хәбәр итә. Билгеләнгән көндә медицина хезмәткәрләре махсус температура (-18 градус) шартларында вакцина алып кайта һәм халыкка прививка ясый.

“Безнең -18 градуска көйләнгән махсус суыткычларыбыз бар, - ди табиб-эпидемиолог Айрат Сираҗиев. - Шулай ук -20 градусны саклый торган термоконтейнер, термосумкаларыбыз да бар. Мондый җиһазлар районның теләсә кайсы авылына тиешле вакытта, тиешле температурада вакцинаны алып кайтып җиткерергә мөмкинлек бирә”.

Р а й о н м е д и ц и н а хезмәткәрләренең хезмәт вазифалары белән билгеләнгән көндәлек эшләре дә байтак. Әмма бүгенге көндә халыкка прививка ясау беренчел максат булып тора. Чөнки COVID-19 инфекциясе китереп чыгарган вазгыять көнесәгате белән үзгәреп тора. Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле санитар-эпидемиологик вазгыятьнең читтән йоктырып кайтучылар хисабына катлаулану куркынычы бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзер пандемиядән чыгуның ике юлы гына бар: халыкның кимендә 60 процентына вакцина ясау һәм профилактика чараларын катгый үтәү.

Вакцинаның икенче дозасын алган Людмила Фазылҗанова бүгенге көндә бу нисбәттән үзенең сәламәтлеге өчен борчылмый: “Табиблар җентекләп тикшерделәр, сораштырдылар. Чөнки мин вакцина ясатыр алдыннан бераз куркып та торган идем. Ә биредә андый хисләр бик тиз юкка чыкты. Хастаханәнең медицина персоналы бик ягымлы, игелекле. Сиңа төрле уйлар уйларга мөмкинлек калдырмыйлар. Рәхмәт аларга”, - ди Людмила Фазылҗанова.

Бүгенге көндә районда 10 мең кешегә прививка ясалган. Димәк, Биектау районында дәүләт тарафыннан билгеләнгән 60%ның яртысы вакцина ясаткан дигән сүз. Эрнест АБДУЛАЕВ

Белешмә

Вакцинация процессын халыкка якынайтырга тырышу максатыннан районда төрле юллар кулланыла. Хастаханәләрдә халыкның чират торуын булдырмас өчен медицина хезмәткәрләре күчмә пунктлар оештыра. Әгәр кайсы да булса оешма яисә предприятие үз хезмәткәрләренә урында вакцина ясатырга тели икән, бу очракта медперсонал шул урынга үзе киләчәк. Мондый пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми. Анда профессиональ табиблар эшли, барлык санитария нормалары да үтәлә. Районга вакцина да җитәрлек күләмдә кайтарылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев