Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Костёр»да балалар иминлеге беренчел шарт булып тора

 Биектау районы янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре  «Костёр» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр. Визит барышында алар балалар белән профилактик әңгәмәләр алып бардылар, янгын сүндерү җайланмасының ничек эшләве белән таныштырдылар, тема буенча мультипликацион фильм күрсәттеләр.

Янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге вәкилләре  «Костёр»га килеп җитү белән лагерь хезмәткәрләре балалар белән бергәләп дуслык учагы яктылар.  Балалар учак тирәли дәртле биюләр башкардылар, күңелле җырлар җырладылар.  Кунакларны алар әнә шулай ачык йөз белән каршы алдылар.

Биектау районы янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы  Рафаиль Ларин лагерьда ял итүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә алып барды, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм иң беренче чиратта ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, балаларга янгын сүндерү җайланмасының ничек эшләвен күрсәтте. Соңгысы балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Аларның һәрберсе җайланманы үз куллары белән тотып, сынап карады. Соңыннан инспектор янгын кисәтү системасы турында сөйләде һәм янгын вакытында бинадан имин генә чыгу планын күрсәтте.

“Үзегезгә таныш булмаган бинага беренче тапкыр килгәндә, иң элек эвакуацияләү  планы белән танышырга кирәк, - дип билгеләп үтте Рафаиль Ларин. - Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кая барырыга икәнлеген чамалар өчен  кирәкле беренче шарт әнә шуннан гыйбарәт. Менә бу планга күз салсак, иң элек өч эвакуацион ишек барлыгы күренә. Аларның кайда урнашканлыгын үз күзләрегез белән күрергә мөмкин”.

Очрашу ахырында балаларга тормыш иминлеге нигезләре темасы буенча мультфильм күрсәтелде. Видеоматериал биредә ишеткәннәрне аңга сеңдерергә ярдәм итте. Балаларга мондый алым бигрәк тә ошады. Инспекторга адресланган рәхмәт сүзләре шуңа дәлил булып яңгырады.

“Инспектор аңлатканнарны хәтердә калдырырга тырыштым, - ди Эдуард Суворов.-  Хәзер инде мин электр челтәренә берьюлы бик күп электр приборлары тоташтырырга ярамаганлыгын яхшы беләм.  Чөнки чыбыкта барлыкка килгән кыска ялганыш янгын китереп чыгарырга мөмкин. Янгын чыккан очракта кул астындагы чүпрәкне юешләп борынга куясың, одеялга төренеп, караңгы вакыт булса, яктырткыч ярдәмендә ишеккә таба барырга кирәклеген дә беләм”.

Балалар белән аралашканнан соң инспекторлар ял корпусына юл алды. Бинаны җентекләп карап чыкканнан соң каравылчыга да имтихан оештырдылар.  Янгын чыккан очракта каравылчыга нинди вазифалар йөкләнә – шуны ачыкладылар. Лагерь өзлексез, ел дәвамында эшли. Шул сәбәпле янгын куркынычсызлыгы, балалар иминлеге биредә иң мөһим шартларның берсе булып тора.  Биредә даими рәвештә күнегүләр оештырыла, тәрбиячеләр, лагерьда эшләүче барлык персонал катнашында инструктаж үткәрелә.

“Һәр смена башланыр алдыннан лагерь коллективы белән инструктаж уздырыла,  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча күнегүләр үткәрелә, персонал катнашында балаларны эвакуацияләү буенча репетиция оештырыла.  Балалар да, вәзгыятьне аңлап, тыныч кына буйсыналар. Аларның һәрберсе янгын чыккан очракта бинадан чыгу юлларын бик яхшы белә”, - ди вакытлыча «Костер» ял һәм сәламәтләндерү лагере директоры вазифаларын башкаручы Андрей Павловский.

Лагерьда һәр сменада 60 бала ял итә. Алар республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән балалар. Бүгенге смена балаларның иҗади сәләтен үстерү, аларның җаваплылыгын арттыру һәм мөстәкыйльлеген тәрбияләү юнәлешендә эшли. Ә районның янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары,   балаларның иминлеген кайгыртып, мондый очрашуларны даими оештырып тора.     

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев