Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кош-кортларның сәламәтлеге - бик мөһим

Республика кошчылары куркуга төштеләр, чөнки октябрь аенда кош гриппы башланган икән, дигән борчулы хәбәр таралды. Чынлап та, Татарстанның Буа, Мөслим, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Әле шушы көннәрдә генә Башкортстан чигендә тагын бер очрак баш калкыткан. Кош үрчетүчеләргә мондый вазгыять ничек тәэсир итә һәм алар саклану өчен нинди чаралар күрәләр?

Гөлия Гарипова фермерлык эше белән күптәннән шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында асралучы кошкортларның иң күбесе - үрдәкләр. Ул аларны карау-тәрбияләүнең барлык серләрен белә.

- Йортта кош-корт асрауга без балачактан ияләнеп үстек. Без абыем белән кечкенә чагыбыздан ук әти-әниләргә үрдәк-казлар, башка төрле тавык-чебеш үстерергә ярдәм итә башладык. Аларның ничек үскәннәрен карап торуы бик күңелле була торган иде, - дип башлады сүзен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлия Гарипова.

Эшне берничә йөздән башлап җибәргәннәр, аннары баш санын меңгә җиткергәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 30 меңнән артык кош-корт асрала, аларның күпчелеген үрдәкләр тәшкил итә. Әлбәттә инде, алар барысы да исән-имин үссеннәр дип телисең.

- Үзебезгә бәйле булмаган ниндидер тышкы күренешләр һәм башка кошлар безнең хуҗалыктагы кош-кортларга зыян китермәсен өчен барлык биналарны яптык. Үрдәкләргә катнаш азык ашатабыз, ул башта тикшерелә, аннан соң гына фермага кайтарыла. Транспортны да территориягә кергәнче эшкәртәбез, дезинфекциялибез, шунсыз булмый, - дип өстәде крестьянфермер хуҗалыгы башлыгы Гөлия Гарипова.

Хуҗалыкта 6 корпус бар һәм алар барысы да ябык. Казлар ачык һавада йөрергә ияләнгәннәр, шунлыктан, капка ачылуга ук, алар безнең каршыга йөгерешә башладылар. Хәзер аларга иркендә йөрү турында онытып торырга туры килер инде.

- Кошларны чыгармаска. Аларны яши торган абзарларында гына тотарга. Ишекләр, һава кереп торсын өчен, сеткалы булырга тиеш, әмма кыргый кошлар, күгәрченнәр, чыпчыклар керә алмаслык булсын. Алар барысы да куркыныч авыру таратучылар, - дип аңлатты хуҗалык җитәкчеләренә Биектау ветеринария берләшмәсе ветеринары Лилия Локманова.

Авыру кыргый һәм күчмә кошларның бүлендекләре аша йога һәм, ни кызганыч, аны дәвалап булмый. Авыруга анализ уңай булганда барлык кош-корт юк ителергә тиеш. Шуңа күрә әгәр кошның авыру икәнлегенә шикләнәсез икән, кичектергесез рәвештә ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.

- Кош-кортларыгызның үзләрен ничек тотуларын гел күзәтеп торыгыз. Мәсәлән, тавык ашамый башлый яки аның тизәге сыек була. Яисә йоннары-каурыйлары кабаратырпая, томшыгыннан сыеклык тамып тора, кикриге шәлперәя. Авыру яшен тизлегендә тарала, шуңа күрә бер генә кош авырса да, икенче көнгә ул барлык кошларга да йогып бетәргә мөмкин. Шунлыктан тагын бер тапкыр кабатлыйм: күрү белән үк ветеринарларга мөрәҗәгать итегез, - дип дәвам итте сүзен Биектау ветеринария берләшмәсе ветеринары Лилия Локманова.

Белгеч әйтүенчә, базарлардан йомырка һәм каз-үрдәк, тавык-чебеш сатып алганда сизгер булырга һәм кирәкле документларны сорарга кирәк. Ветеринар шулай ук гриппның кешеләр өчен дә куркыныч булган кайбер штаммнары - төрләре булуын да билгеләп үтте. Әмма Россиядә кешеләрнең кош гриппы белән авырган очраклары теркәлмәгән.

Татарстан кош үрчетүчеләре хәзерге вакытта борчулы халәттә, алар үзләре тәрбияли торган кошларның сәламәтлеген тикшереп торалар, әлеге куркыныч авыру аларны әйләнеп узсын өчен куркынычсызлык чаралары күрәләр, чөнки вирус булуы ачыкланган очракта бер генә кош та исән калмаячак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев