Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Корстонда» бәйрәм кичәсе

Гадәттәгечә, Казанда 8 Март алдыннан республиканың күренекле хатын-кызлары өчен бәйрәм очрашуы булды. Анда Биектау делегациясе дә катнашты. Мондый тантана Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Мартка багышлап үткәрелә. Очрашуга Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова, Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина һәм ветераннарның район советы рәисе Любовь Степановна Зотова барды. Чара...

Гадәттәгечә, Казанда 8 Март алдыннан республиканың күренекле хатын-кызлары өчен бәйрәм очрашуы булды. Анда Биектау делегациясе дә катнашты.

Мондый тантана Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Мартка багышлап үткәрелә. Очрашуга Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова, Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина һәм ветераннарның район советы рәисе Любовь Степановна Зотова барды. Чара 6 мартта "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Сәнгать осталары һәм яшь талантлар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты республика хатын-кызларына бүләк булды.

Реклама

Бу көнне "Ел хатын-кызы" һәм "Ел ир-аты. Хатын-кызлар күзлегеннән" дигән конкурска йомгак ясалды, шуңа күрә хатын-кызлар белән беррәттән Казандагы бәйрәм очрашуында Әлдермеш урта мәктәбе директоры Фәнис Насруллин һәм Ямаширмәдән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Габделәхмәт Котдусов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев