Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коррупцияне өйрәнергә һәм аңа юл куймаска

Коррупциягә каршы тору буенча Биектау муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссиянең 2013 нче елдагы соңгы утырышында берничә мәсьәлә тикшерелде. Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова рәислек итте. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Әгъзам Хәсәнов муниципаль милеккә идарә итү тәртибен үтәү турында сөйләде. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе...

Коррупциягә каршы тору буенча Биектау муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссиянең 2013 нче елдагы соңгы утырышында берничә мәсьәлә тикшерелде. Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова рәислек итте.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Әгъзам Хәсәнов муниципаль милеккә идарә итү тәртибен үтәү турында сөйләде. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Илдарханова-Балчиклы коррупциянең торышына карата уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Резедә Якупованың чыгышы "көнкүрештәге" коррупцияне киметү мәсьәләсенә багышланды. Ул районның сәламәтлек саклау системасындагы коррупция чагылышларын бетерү өчен гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча тикшерүләр уздырыла, "ышаныч телефонына" килгән мәгълүмат анализлана, диде. Хастаханә сайтында административ регламентлар, дәүләт хезмәтләрен күрсәтү стандартлары һәм процедуралары урнаштырылган. Болар медицина учреждениеләре хезмәтләреннән файдалануны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә, медицина учреждениеләре эшчәнлеге дә күзгә күренеп тора. Баш табиб коррупциягә кагылышлы хокук тәртибе бозуларны кисәтү буенча оператив киңәшмәләрдә даими чыгыш ясый. "Коррупциягә каршы көрәш чаралары ничек кенә күптөрле булса да, аның төп нигезен медицина хезмәткәрләренең дә, пациентларның үзләренең дә әлеге күренешкә түзеп тора алмаслык мөнәсәбәте тәшкил итәргә тиеш", - дип йомгаклады үзенең чыгышын баш табиб урынбасары.

Сорашуда катнашучыларның җавапларына караганда, коррупция очраклары еш күзәтелә торган өлкә торак бүлү, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, сәламәтлек саклау. Коррупциянең нинди хәлдә булуына мониторинг уздыруга килгәндә, Гүзәл Илдарханова-Балчиклы билгеләп үткәнчә, ул - җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, коррупциягә китерүче сәбәпләр һәм шартларны белү өчен кирәк.

Коррупция күренешләренә һәм башка хокук тәртибе бозуларга юл куймау, аларга профилактика Биектау районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисенең көндәлек эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора.

- Муниципаль учреждениеләр карамагындагы күчемсез милек объектлары, күчмә милек объектларына нәтиҗәле идарә итү һәм исәпкә алу системасын камилләштерү өчен муниципаль мөлкәттән файдалануга җитди контроль һәм җирле үзидарә органнарының муниципаль учреждениеләр белән оператив хезмәттәшлек итүе зарури, - диде Әгъзам Хәсәнов.

2014 нче елның беренче кварталында утырышта хәрби комиссариат бүлеге вәкилен тыңлау, коррупциянең, шул исәптән "көнкүрештәге" коррупциянең торышы турында социологик сораштыру уздыруны дәвам итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев