Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коррупциягә юл куймаска!

Коррупциягә каршы чаралар күрү комиссиясе утырышын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды. Типик җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен коррупциягә каршы тору турындагы законнарны тормышка ашыру өлкәсендә республика прокуратурасының 2014 елның 1 нче кварталындагы эш йомгаклары турындагы мәгълүмат белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе...

Коррупциягә каршы чаралар күрү комиссиясе утырышын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды.

Типик җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен коррупциягә каршы тору турындагы законнарны тормышка ашыру өлкәсендә республика прокуратурасының 2014 елның 1 нче кварталындагы эш йомгаклары турындагы мәгълүмат белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы прокуратурасы әлеге максат белән 1000 тикшерү уздырган. Коррупция юнәлешендә бюджет законнарын бозуның 196 очрагы ачыкланган. Мәсәлән, авыл җирлекләренең норматив-хокукый актлары һәрвакытта да район сайтына чыгарылмаган. Ә коррупциягә каршы торуның төп принципларыннан берсе - дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең халыкка билгеле һәм ачык булуы.

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен заказларны урнаштыру өлкәсендә закон таләбе 156 тапкыр, дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалану турындагысы 113 тапкыр бозылган. Елның беренче кварталында 5 меңнән артык норматив-хокукый актка һәм 5 меңләп проектка коррупциягә каршы экспертиза уздырылган. Шуларның 487сендә коррупция күренешләре табылган. Биектау районында 95 актка экспертиза мондый факторларны ачыкламаган, әмма утырышта телгә алынган башка җитешсезлекләр бар.

Район прокуроры Минакдас Шәрәпов муниципаль хезмәткәрләргә кагылышлы кадрлар эшендә прокуратура тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләргә тукталды. Болар - керемнәр турындагы мәгълүматларны тулысынча күрсәтмәү. Прокуратура катнашында җир участокларын муниципаль мөлкәткә кайтару буенча 21 дәгъва канәгатьләндерелде. 11,6 миллион сумнан артык бәяле 20 җир участогы кире кайтарылды. Пенсия фондына взнослар буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бурычларны түләттерү эше алып барыла. Мәшгульлек үзәге начальнигы Лениза Газизуллина һәм Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гатин Мәшгульлек үзәге һәм Пенсия фонды идарәсе эшендәге "көнкүреш" коррупциясен киметү планының үтәлеше турында сөйләделәр.

Балалар бакчаларында тукландыруның ничек оештырылуына тикшерү уздырылу сәбәпле, утырышка Красносельский һәм Биектау авыл җирлекләре мөдирләре чакырылды һәм алар кайбер азык-төлекнең ни өчен югары бәядән алынуына аңлатма бирделәр.

Комиссия утырышында игътибар хезмәткәрләрне эшкә алганда аларның документларын җентекләбрәк тикшерергә, керемнәре һәм мөлкәт йөкләмәләре турындагы белешмәне таләп итәргә кирәклегенә юнәлтелде. Каршылыклар килеп чыгуга юл куймаска, муниципаль хезмәткә фирмалар оештырган яки аларның директорлары булып торучы кешеләрне алмаска киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев