Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус пандемиясе шартларында үзмәшгульләр ничек эшлиләр?

Коронавирус инфекциясенең таралуы бизнес үсешенә аның төрле юнәлешләрендә тискәре йогынты ясады. Супермаркет, аптека челтәре шүрлекләре, сәүдә үзәкләре һәм бизнес-мәйданчыклар бушый башлады.

Әлеге вазгыять үзмәшгуль гражданнар категориясен дә читләтеп узмады, чөнки икътисади чынбарлыкның йогынтысы аларга да нык сизелерлек булды. Үзмәшгульләр бүгенге шартларда ничек эшлиләр һәм алар өчен дәүләт тарафыннан нинди ярдәм чаралары күздә тотылган - бу турыда эшмәкәрләргә ярдәм Фондының Биектау районындагы белгече Эльнар Сабирҗанов сөйләде.

- Эльнар Ринатович, үзмәшгульләрдән һәм шәхси эшмәкәрләрдән кемнәр режимга бәйле рәвештә эшләү хокукына ия?

- Бүгенге көндә бу иң нык борчый торган сорауларның берсе. Дәүләтебез җитәкчеләре чыгышыннан соң өс киемнәре, аяк киемнәре,көнкүреш техникасы сату буенча урам ягыннан аерым керү урыны белән тәэмин ителгән, мәйданы 400 квадрат метрга кадәр тәшкил иткән зур булмаган кибетләрнең эшләрен яңарта алулары ачыкланды. Шулай ук матурлык салоннары, ремонт мастерскойлары, химик чистарту һәм башка сервис предприятиеләре дә эшләрен башлап җибәрә алалар. Әмма халык күпләп җыела торган күңел ачу һәм спорт чаралары белән бәйле эшчәнлекнең барлык төрләре дә тыелды. Җәмәгать туклануы тармагында эшләүчеләр, ягъни рестораннар һәм кафелар ризыкларны алып чыгу (вынос) һәм китереп бирү (доставка) буенча гына эшли алалар.

- Вирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

- Мондый шартларда саклану чараларын эшмәкәрләр үзләре дә, аларның хезмәтләреннән файдаланучылар да үтәргә тиеш. Рөхсәт ителгән предприятиеләрдә эшләүчеләр битлекләр, перчаткалар кияргә һәм кул астында дезинфекцияләүче чаралар да булырга тиеш. Клиентлар кулы тигән өстәлләр, шулай ук һәр урын регуляр рәвештә эшкәртелеп торсын.

- Эльнар Ринатович, хәзер катлаулы вакыт, эшмәкәрләр нинди кыенлыклар кичерәләр?

- Хәзерге шартларда кыенлыклар бик күп. Без эшмәкәрләрдән сораулар һәм тәкъдимнәр җыябыз. Моның өчен барлык структураларда кайнар линияләр эшләп тора. Бу кыенлыкларны без бергәләп җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәбез.

- Хәзерге вакытта күп эшмәкәрләрне һәм үз-мәшгульләрне аларга нинди дә булса ярдәм күрсәтелерме, дигән сорау борчый.

- Без Биектау районы башкарма комитетының икътисад бүлеге белән бергә аеруча нык зыян күргән үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр исемлеген төзедек. Аларга “Ярдәм янәшәдә” акциясе кысаларында “Ак Барс Созидание” хәйрия фондыннан азыктөлек тупланмалары бирелде. Шулай ук Татарстан Республикасындагы Ярдәм фондының бүгенге көндә нибары 1 % белән 2 елга 2 млн сумга кадәр микрокредитлар бирү программасын гамәлгә ашыра башлавын да әйтеп китәсем килә. Гаризаларны фасттрек мәйданчыгы аша онлайн бирергә мөмкин. Шулай ук процент ставкаларын субсидияләү программасы да гамәлдә. 2020 елның 15 маеннан сертификацияләүгә һәм реклама кампаниясенә гаризалар кабул ителә башлады. Гариза бирү шартлары белән фасттрек мәйданчыгында танышырга яки шәхсән миннән сорап белергә мөмкин.

- Эльнар Ринатович, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә нинди түләүләр күздә тотылган?

- Эшчәнлекләрен кешеләр ялламыйча башкаручы эшмәкәрләр өчен күздә тотылган субсидияне алу өчен Федераль Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, субсидия күләме 12130 сум тәшкил итә. Башта РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендә кабул иткән 576 нчы номерлы карары белән танышып чыгарга кирәк.

- Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне үзмәшгульләргә 2019 нчы ел өчен салымның ничек кире кайтарылачагы турындагы сорау борчый. Шул турыда аңлатып китмәссезме?

- 2020 елның 11 маенда булган соңгы киңәйтелгән утырышта Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итәргә һәм аларның 2019 нчы ел өчен түләгән салымнарын кире кайтарырга дигән тәкъдим кертте. Бу кече бизнес белән легаль рәвештә шөгыльләнүче меңләгән кешегә сизелерлек ярдәм. Бүгенге көндә без салымнарны кире кайтару буенча норматив хокукый акт килүен көтәбез. Ул чыкканнан соң Федераль Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

- Эльнар Ринатович, сорауларга тулы җаваплар бирүегез, барысын да тәфсилләп аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Әлеге әңгәмәне укыганнан соң эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алганнардыр, дип ышанып әйтә алам.

Әңгәмәне Эрнест АБДУЛАЕВ алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев