Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус кими башлады. Әмма саклык чаралары турында онытырга әле иртәрәк

Коронавирус инфекциясенең иң азган вакыты февраль урталарына туры килде. Хәзер вазгыять тотрыклылана бара. Узган атнада республикада гражданнарның аерым категорияләренә мәҗбүри вакцинацияне бетерделәр. Ә Мәскәүдә 15 нче марттан битлек режимы алынды. Шундый ук тәкъдим Татарстанның Роспотребнадзор идарәсенә дә килгән. Бәлки бу безнең өчен тиздән шактый онытыла төшкән шартларда, чикләүләрсез яши башлаячагыбызны белдерәдер? Әмма шулай да саклык чаралары турында онытырга ярамас.

Коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга да чират юк, авыручылар саны да кими башлады. Бу чир күп кешегә йокты, кайберәүләр мәкерле вирустан курыкмый башладылар. Әмма Ковид-19дан вакцина прививкаларның милли календарена кертелгән, шунлыктан аны планлаштырган вакытында һәркем дә ясата ала. Илүзә Хәкимова прививканы моннан ярты ел элек ясаткан булган, хәзер ул ревакцинациягә килгән.

 - Коронавирус инфекциясенең чираттагы дулкыны узса да, мин прививка ясатырга булдым. Бу бит сәламәтлекне саклау өчен кирәк, - диде Илүзә Хәкимова.

Әлеге фикерне медицина хезмәт кәрләре дә хуплый. Вирус, беразга чигенсә дә, беркая да китмәде. Хәзерге вакытта коронавирустан 60тан артык кеше өйләрендә дәвалана, ә авыруның иң киң таралган чорында бу сан 400гә җиткән иде. Элеккечә үк Биектау район үзәк хастаханәсендә госпиталь эшли, анда 8 кеше дәвалана. Болар нигездә 60тан узганнар.

- Мәҗбүри вакцинацияне бетерсәләр дә, ревакцинация турында онытмаска кирәк. Коллектив иммунитетны саклау һәм яңа эпидемиягә баш калкытырга юл куймас өчен сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк, - дип аңлатып үтте район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Сабина Девликамова.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе элекке режимда эшли, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина күзәтүләре үткәрелә башлады. Дүшәмбе, 21 нче марттан хастаханә температуралы авырулар өчен фильтрны япты. Андый авыруларны элеккечә терапевт кабинетында кабул итәчәкләр.

 Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев