Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү кагыйдәләре

Билгеле булганча, 2020 елның 1 июлендә Россиянең төп законы – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү уздырылачак. Әлеге вакыйга уңаеннан без Биектау районы буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лениза Газизуллинага   сайлаучыларны кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

- Лениза Шамиловна, бүгенге көндә районда Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көненә әзерлек ничек бара?

- 1 июньдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 июлен Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне итеп билгели торган указга кул куйган иде.  РФ Президенты Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Роспотребнадзор җитәкчелегеннән короновирус таралу белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирүне сорады.  Дәүләт башлыгы сүзләренчә, куркынычсызлык мәсьәләләре тавыш бирүгә әзерлектә өстенлекле булып калырга тиеш. Ул сайлау участокларында шәхси куркынычсызлык чараларын максималь дәрәҗәдә оештыру кирәклегенә басым ясады.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе 1 июльгә  кадәр барлык сайлау участокларын да санитар-эпидемиологик  таләпләр нигезендә әзерләү, сайлау участокларын кадрлар белән тәэми итү  буенча өстәмә чаралар күрү тәртибен раслады.

Биектау районы территориаль сайлау комиссиясе үзенең эшен 5 июньдә, ә участок сайлау комиссияләре 15 июньдә  башлап җибәрде. Бүгенге көндә без «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча  сайлаучылардан кайда сайларга теләүләре турында гаризалар кабул итәбез.  Искәртеп үтәбез, әлеге механизм  һәр гражданинга, аның яшәү урыны буенча кайда теркәлүенә дә карамастан,  үзенә  уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Гаризалар 5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау участокларында,  күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәте күрсәтү бердәм порталы аша кабул ителә.  

 16 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаларны участок сайлау комиссиясенә дә тапшырырга мөмкин.

Шулай ук,  16 июньнән  башлап 1 июльгә кадәр көн саен сәгать 9дан кичке 5кә кадәр һәр гражданин телдән һәм язма рәвештә кайда тавыш бирергә теләгәнен белдереп гариза яза ала.  

- Димәк, гражданин сайлау комиссиясе әгъзаларын өенә чакырып китерә ала.

- Тавыш бирү өчен берничә төрле мөмкинлек бирелә.  

Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге һәрвакыт кулай юлларның берсе булды. Бу юлы да шулай булачак. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе өйдә тавыш бирергә теләүчеләр өчен,  пандемия шартларын исәпкә алып,  тавыш бирү өчен аерым процедура  эшләде. Тавыш бирү вакытында һәр ике як санитар-эпидемиологик  таләпләрне үтәргә тиеш була. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары килер алдыннан гражданин үзенең паспортын яисә паспортны алыштыра торган башка документын,  битлек, перчатка, кара яисә зәңгәр төс белән яза торган шәхси авторучкасын  әзерләп куярга тиеш. Сайлау комиссиясе әгъзалары керер алдыннан сайлаучыга  битлеген һәм перчаткасын кияргә киңәш ителә. Комиссия әгъзаларын өйдә кабул иткәндә, бюллетень алганда, тавыш биргән вакытта куркынычсызлык дистанциясен  (1,5-2 метр ара)  саклау зарур. Бюллетень алу өчен гражданин үзенең рәсми документын күрсәтергә тиеш. Әмма күрсәткән вакытта документны сайлау комиссиясе әгъзалары кулына  бирергә ярамый. Сайлаучы үз документының һәр битен үзе ачып күрсәтә. Документтагы фотоның сайлаучы фотосы икәнен раслар өчен сайлаучы битлеген йөзеннән берничә секундка алып тора.

Алдан тавыш бирү процедурасы ничек оештырыла?

Гражданин  ниндидер мөһим сәбәпләр аркасында  тавыш бирү көнендә сайлау участогына  килә алмый икән, бу очракта аңа алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

 25 июньнән  30 июньгә кадәр сайлаучылар үзләренең яшәү урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан тавыш бирә ала. Тавыш бирү сайлау участокларында гына түгел, тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган барлык урыннарда да уздырыла ала.

25 июньнән  1 июльгә кадәр сайлаучылар өйдә, йорт янындагы махсус оештырылган урыннарда һәм сайлау мөмкинлеге тудырылган башка җәмәгать урыннарында тавыш бирә ала.

Мобиль участокларның эш графигы иртәнге  9 сәгатьтән башлап 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ә стационар участоклар  15 сәгатьтән  20.00 сәгатькә кадәр эшли.

- Гомумроссия тавыш бирү көнендә – 1 июль көнне – сайлау участокларында нинди куркынычсызлык чаралары күреләчәк?

- Сайлау участогына барганда  гражданин  үзе белән  шәхси документын, битлек, перчатка, кара яисә зәңгәр төс белән яза торган шәхси авторучкасын  ала. Тавыш бирү кабинетына кергәндә махсус билгеләнгән тамгалар буенча гына хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Сайлаучылар арасында дистанция (1,5-2 метр) саклау тавыш биргәндә мөһим шарт булып тора. Тавыш бирү урынына кергәндә битлекне кияргә, дистанцион рәвештә температураны үлчәтергә, антисептик сыеклык белән кулларны дезинфекцияләргә  кирәк. Шуннан соң гына кулларга перчатка кияргә була.

Бюллетень алганда участок комиссиясе әгъзасының кулына бирмичә генә  шәхси документны күрсәтергә кирәк. Документның тавыш бирү өчен кирәкле булган барлык битләрен сайлаучы үзе ачып күрсәтә. Берничә секундка гына битлекне салып, документтагы фотоның сезнең фото икәнлеген исбатларга кирәк булачак. Бюллетень алганда кул куйган  вакытта да, паспорттагы белешмәләрне тутырганда да  сайлау комиссиясе әгъзалары белән кирәкле дистанцияне саклау зарур.  

Лениза Шамиловна, әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт. Биектаулылар, һәрвакыттагыча, чираттагы тавыш бирү көнендә дә зур активлык күрсәтерләр һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне тиешле дәрәҗәдә узар дигән өметтә калабыз.

Әңгәмәне Эрнест АБДУЛАЕВ алып барды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев