Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Компьютерда эшләргә өйрәтәләр

28 сентябрьдән 3 нче октябрьгә кадәр Биектау авылындагы күпфункцияле үзәктә электрон сервислар белән эш итәргә өйрәнүдә өлкән кешеләргә ярдәм акциясе уза. Мондый ярдәм талонсыз, өстенлекле тәртиптә үзәкнең үзендәге компьютерларда күрсәтелә.

Өлкәннәр көне алдыннан безнең райондагы күп компанияләр һәм оешмалар төрле чаралар уздыралар. Күпфункцияле үзәк өлкән буын кешеләренә электрон хезмәтләрне өйрәнүдә булышырга дигән карарга килгән. Чөнки мондый гамәлнең өлкәннәр өчен катлаулы булуы берәүгә дә сер түгел.

- Кү п ф у н к ц и я л е ү з ә к белгечләре электрон хезмәтләрне э л е к т р о н ф о р м а д а н и ч е к алырга, Татарстанның, Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләрендә ничек шәхси кабинет булдырырга икәнлеген аңлатып һәм күрсәтеп бирәләр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, табибка язылырга ярдәм итәләр, башка зарури хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтәләр, - дип сөйләде Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Гөлия Гарипова.

Өлкән яшьтәгеләргә мондый хезмәт өстенлекле тәртиптә, талонсыз күрсәтелә. Моның өчен консультантка мөрәҗәгать итү дә җитә, талон алырга кирәкми. Өйрәтү зал уртасына куелган үзәк компьютерларында тормышка ашырыла.

- Электрон хезмәтләр белән миңа бик яхшы булыштылар. Кайсы гына тәрәзә каршына килсәң дә, белгечләр булышырга гына торалар. Тыныч кына, яхшылап аңлаталар, бер генә сорауны да җавапсыз калдырмыйлар, - диде Гөлсинур Галиева.

Дәүләт хезмәтләре күбрәк электрон формада күрсәтелгәнлектән, халыкның күп өлеше - өлкәннәр - компьютерны да, конкрет сайтлардагы сервисларны да өйрәнергә кирәклегенә төшенә баралар. Шунысы шатлыклы - бүгенге көндә бу эштә квалификацияле белгечләр ярдәм итә ала.

Акция бер генә атна дәвам итүгә дә карамастан, өлкәннәргә электрон сервисларны өйрәнүдә ярдәм күрсәтү хезмәте гамәлдә калачак, әмма ул талоннар буенча күрсәтеләчәк.

Мондый акция беренче генә тапкыр уздырылмый һәм андый чаралар өлкән буын вәкилләренә хезмәтләрдән файдаланырга гына түгел, гомумән алганда компьютер грамоталылыгына да төшенергә ярдәм итәр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев