Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь түләүләрдә арадашчы булган компанияләрне читләштерү тәкъдиме хупланмый

Татарстан ведомствосында әлеге адым хезмәт күрсәтү бәяләре артуга китерәчәк дип саныйлар. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгының коммуналь хезмәтләргә түләүдә арадашчы булган идарә компаниеләрен читләштерү тәкъдимен хупламады. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде....

Татарстан ведомствосында әлеге адым хезмәт күрсәтү бәяләре артуга китерәчәк дип саныйлар.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгының коммуналь хезмәтләргә түләүдә арадашчы булган идарә компаниеләрен читләштерү тәкъдимен хупламады. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.

«Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр озак бара, сүз турыдан-туры килешүләр турында. Без әлеге күчешкә каршы», - дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан Төзелеш министрлыгында әлеге адым хезмәт күрсәтү бәяләре артуга китерәчәк, дип саныйлар. Һәр хезмәт күрсәтүче ресурс документларны дөрес тутыру, бурычларны кайтару өчен үз абонент бүлеген, үз юридик хезмәтен булдырырга тиеш була.

«Безнең карашка, бу уңай фикер түгел. Республиканың идарә компаниеләре аша эшләүче үз структурасы урнашкан инде. Бүген һәр контрагент нәрсә өчен җавап биргәнен белеп эшли. Без бу өлкәдәге вәзгыятьне белеп торабыз, идарә компанияләре һәм гражданнар арасында проблемалар килеп чыкса, судка җиткермичә хәл итәбез», - дип искәртте А. Фролов.

«Без әлеге мәсьәләгә әйләнеп кайтырбыз әле, коллегаларны бернәрсә дә үзгәртергә кирәкмәгенлегенә күндерербез. Без ун ел инде яңа нормалар базасында эшлибез. Россия Федерациясендә 85 субъект бар, алар барысы да төрле климатик зоналарда һәм сәгать поясларында, энергочыганакларда төрле схемалар, йортларга, социаль өлкә объектларына хезмәт күрсәтүдә төрле структура. Түләүләрне билгеләү һәм акча җыю буенча вәкаләтләр төбәкләргә бирелергә тиеш», - дип саный министрның беренче урынбасары.

Ул әлеге мәсьәлә буенча узган атнада РФ Хөкүмәтенең бер вице-премьеры катнашында фикер алышуларын өстәп әйтте. Россия Президенты Владимир Путинга тиешле хат әзерләнгән һәм җибәрелгән. Фролов әлеге мәсьәләнең 2017 елга кадәр уңай хәл ителәсенә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев