Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь проблемалар тынгы бирми

Торак-коммуналь проблемалар, башка җирдәге кебек үк, район үзәгендә яшәүчеләрне дә борчый. Красносельский авыл җирлеге уздырган җыелышта катнашучылар борчыган мәсьәләләр: капремонт җитешсезлекләре, балалар мәйданчыгы булмау, Зеленая һәм Школьная урамнарындагы шәхси йортларга канализация уздыруда кыенлыклар турында сөйләделәр. Бу җыелышта катнашкан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин биектаулыларны башкалар җилкәсенә генә салынып ятмаска,...

Торак-коммуналь проблемалар, башка җирдәге кебек үк, район үзәгендә яшәүчеләрне дә борчый.

Красносельский авыл җирлеге уздырган җыелышта катнашучылар борчыган мәсьәләләр: капремонт җитешсезлекләре, балалар мәйданчыгы булмау, Зеленая һәм Школьная урамнарындагы шәхси йортларга канализация уздыруда кыенлыклар турында сөйләделәр. Бу җыелышта катнашкан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин биектаулыларны башкалар җилкәсенә генә салынып ятмаска, үз йортың, ишегалдың, поселогың өчен нинди дә булса файдалы эш эшләргә өндәде.

Район үзәгендә яшәүчеләрнең сорауларына баш табиб, "Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры, коммуналь хуҗалыкның баш инженеры, Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев