Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хезмәт оешмалары тәүлек буе эшли

13 гыйнварда, һава шартлары начарлану сәбәпле, Биектау районында юлларда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Шул уңайдан хакимият бинасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Кагыйдә буенча, гадәттән тыш хәл игълан ителгәннән соң 6 сәгать эчендә юллар кар көртләреннән чистартылып бетәргә тиеш....

13 гыйнварда, һава шартлары начарлану сәбәпле, Биектау районында юлларда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Шул уңайдан хакимият бинасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Кагыйдә буенча, гадәттән тыш хәл игълан ителгәннән соң 6 сәгать эчендә юллар кар көртләреннән чистартылып бетәргә тиеш.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Биектау районында тиешле оешмалар тәүлек буе кизү торалар. Юлларны кар көртләреннән чистарту өчен өстәмә рәвештә 20 техника билгеләнгән, аларда 30 га якын шофер эшли.
Моннан тыш патруль хезмәте тәүлек буена юлларның торышын күзәтеп тора. Кирәк туса, алар кичекмәстән юлда калган автомобильләргә ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында авыл җирендәге юлларны чистарту кирәклеге хакында да әйтелде. Ихтыяҗ туса, районда "Буран" планы кертелә һәм авыр техника кулланыла башлый.
Вазгыять начарланган очракта, транспорт хәрәкәтен чикләү яки туктату турында чаралар кабул итәргә туры киләчәк. Әлегә андый карарлар кабул ителми, вазгыять контрольдә. Иң яхшысы алдан хәстәрен күрү кирәк, дип билгеләп үтте комиссия әъзалары.
Синоптиклар хәбәр итүенчә 16 гыйнварда урыны белән бераз кар явуы көтелә, иртән температура 8-13 градус салкын тәшкил итәчәк, аязганда - 18 градуска кадәр салкын, көндез - 7-12.
17 гыйнварда төнлә явым-төшемсез диярлек, көннең икенче яртысында республиканың көнбатыш районнарында кар явачак, буран көтелә. Казанда 3 мм га кадәрге явым-төшем явуы көтелә. Кич буран чыгуы ихтимал. Урыны белән 17 метрга кадәр җил. Температура 12-17 градус салкын, аязганда - 22 градуска кадәр. Көндез - 6-11 градус салкын.
Дүшәмбе юеш кар явуы, буран һәм бозлавык булуы көтелә, 18 м/с тизлектә җил. Төнлә температура 7-12 градус салкын булса, көндез - 0-5 градус.
Һава торышының шулай тиз үзгәрүчән булуы сәбәпле, автомобиль йөртүчеләргә машиналарының төзек, ягулыкның җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итәргә киңәш ителә. Шулай ук, һава торышына карап, юл йөргәндә үзеңә иң кулай маршрутны сайлау мөһим.

Валерия Шишкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев