Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Комиссия бәйрәмгә әзерлекне тикшерде

Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен ике көн дәвамында район территориясендә конкурс комиссиясе йөрде. Яңа ел алдыннан мондый конкурс беренче генә тапкыр уздырылмый. Ә быел исә, комиссия билгеләп үткәнчә, хезмәт коллективлары үзләре эшли торган биналарның алгы якларын һәм әйләнә-тирәсен бизәгәндә зур тырышлык күрсәткәннәр. Иң матур...

Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен ике көн дәвамында район территориясендә конкурс комиссиясе йөрде.

Яңа ел алдыннан мондый конкурс беренче генә тапкыр уздырылмый. Ә быел исә, комиссия билгеләп үткәнчә, хезмәт коллективлары үзләре эшли торган биналарның алгы якларын һәм әйләнә-тирәсен бизәгәндә зур тырышлык күрсәткәннәр. Иң матур Яңа ел бизәлешенә конкурс нәтиҗәләре 30 декабрьдә Боз тамашасы вакытында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр авыл җирлекләре, коммерция предприятиеләре, бюджет оешмалары, йорт яны территорияләре дигән дүрт номинациядә билгеләнәчәк. Иң яхшыларга акчалата сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев