Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Комбайнчы Фәрит Фәхриев балалар белән очрашты

Дөбьяз "Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Игенченең хезмәт яме" дигән бәйрәм үтте. Балаларны игенче һөнәре белән таныштыруны, икмәкне кадерләргә, хөрмәтләргә кирәклеген төшендерүне максат итеп куйган бу чарага рпйоныбызның иң уңган яшь игенчеләренең берсе Фәрит Фәхриев кунак булып килде. Ул хәзер"Березка" хуҗалыгында комбайнчы булып эшли. Сентябрь аенда республика күләмендә үткәрелгән "Хезмәт кешесенә дан"...

Дөбьяз "Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Игенченең хезмәт яме" дигән бәйрәм үтте.

Балаларны игенче һөнәре белән таныштыруны, икмәкне кадерләргә, хөрмәтләргә кирәклеген төшендерүне максат итеп куйган бу чарага рпйоныбызның иң уңган яшь игенчеләренең берсе Фәрит Фәхриев кунак булып килде. Ул хәзер"Березка" хуҗалыгында комбайнчы булып эшли. Сентябрь аенда республика күләмендә үткәрелгән "Хезмәт кешесенә дан" дигән яшь комбайнчылар бәйгесендә өченче урынны яулап кайтты ул. Бәйрәмдә Фәрит Фәхриев балаларга кызыклы итеп механизатор хезмәте турында, заманча җиһазландырылган комбайннар турында сөйли. Өстәлебездә икмәк булсын өчен ел дәвамында кырларда, ремонт мастерскойларында, амбарларда башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев