Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коллектив бердәм эшләгәндә нәтиҗәсе дә әйбәт була

Узган атнада үзәк мәдәният йортында “Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүче ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)” региональ-иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең күчмә утырышы булды.

Республика ДОСААФы җитəкчелəренең күчмə утырышын уздыру урыны итеп нəкъ менə Биектау районын сайлаулары бер дə очраклы күренеш түгел. Чөнки мондый мөмкинлек шушындый əһəмиятле чараны уздыру хокукына лаек булган районнарга гына бирелə. Биектау районы хəрби-патриотик тəрбия б и р ү м ə с ь ə л ə с е н д ə халык белəн эшлəүдə башкаларга үрнəк булып тора. Татарстан Республикасының ДОСААФ идарəсе рəисе Дамир Динниулов Рөстəм Кəлимуллинга һəм Илшат Гайнетдиновка район җитəкчелегенең һəм ДОСААФ бүлегенең бердəм эшен дөрес оештыра көн темасы алулары өчен рəхмəт белдерде.

- Гадəттə без күчмə киңəшмəлəрне безнең ДОСААФ бүлеге эшендə яхшы, уңай тəҗрибə булган һəм кешелəр белəн эшли белгəн урыннарда уздырабыз. Бүгенге көндə Биектау районында башкарыласы эшлəр дə, күрсəтерлек эшлəр дə, ə иң мөһиме - нəтиҗəлəр дə бар, - дип билгелəп үтте Татарстан Республикасының ДОСААФ идарəсе рəисе Дамир Динниулов. Биектау районы Башлыгы Рөстəм Галиуллович та, үз чиратында, киңəшмə уздыру урыны итеп нəкъ менə безнең районны сайлаганнары өчен республика ДОСААФы җитəкчелəренə р ə х м ə т б е л д е р д е . К ү п л ə р н е ң ү с м е рл е к чоры армия, авиация һəм флотка ярдəм итүче ирекле җəмгыять эшчəнлеге белəн бəйле булуын билгелəп үтте. Барысына да уңышлы эшлəр телəде һəм ДОСААФның Биектау районы бүлеге рəисе Илшат Гайнетдиновка Мактау грамотасы һəм район оешмасы хезмəткəрлəренə Рəхмəт хатлары тапшырды.

ДОСААФның Биектау районы бүлегенең уңышлы эшлəү сере - бөтен коллективның соңгы нəтиҗə яхшы булсын дип эшлəвендə.

- Безнең хезмəткəрлəрнең һəркайсы да үз эшен барлык нечкəлеклəренə кадəр белə. Инструкторлар безгə маш и н а й ө р т ү х о к у к ы а л ы р га к и л г ə н н ə р н е автомобильлəрне яхшы йөртергə өйрəтəлəр. Җитəкчелəр уку барышында килеп туг а н м ə с ь ə л ə л ə р н е х ə л и т ə л ə р , - д и д е ДОСААФның Биектау бүлеге бухгалтеры Раилə Галиева.

Реклама

Ə й б ə т н ə т и җ ə л ə р н е нəкъ менə коллективның бердəм булып эшлəве китерə дə инде. Безнең район вəкиллəре хəрбигамəли сəнгатьнең төрле төрлəре буенча район һəм республика конкурсларында һəм ярышларда катнашалар.

- Без ДОСААФка караган бер генə конкурсны да калдырмыйбыз. Алар гел Казанда гына уздырылмый. Əле күптəн түгел Тəтешкə, Яр Чаллыга бардык, анда да призлы урыннар алдык, - дип горурланып өйтте Фəнил Лутфуллин.

Армия, авиациягə һəм флотка ярдəм итүче ирекле җəмгыять килəчəктə дə яшьлəргə патриотик тəрбия бирүне игътибар үзəгендə тотачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев