Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапны бөтен гаиләбез белән яратабыз

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде....

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде.
Биектау авыл китапханәсе күп еллар дәвамында гаиләдә китап укуны яңарту юнәлешендә эшли. Беренче чиратта бу гаиләнең барлык әгъзаларын китап укуга җәлеп итүдән гыйбарәт. Аларның кызыксынуларын, бергәләп уздырган чараларын өйрәнү. Китапханәбездә әле шушы көннәрдә генә китап сөючеләр арасында "Китапны бөтен гаиләбез белән яратабыз" дигән турнир уздырылды.
Анда китапханәгә бик еш йөрүче 4 гаилә катнашты. Курамшиннар, Яхиннар, Фәтхрахмановлар, Роженцевлар гаиләләренә җитезлек, эрудиция, тирән белемлелек таләп ителгән мавыктыргыч уен тәкъдим ителде.
Һәр команда үзенә Винни-Пух, Чебурашка, Дядя Федор, Бармалей кебек әдәби геройлардан исем сайлады. Һәр гаилә дә башта үзе, нинди әсәрләрне яратып укуы турында сөйләгәннән соң "тел чарлау" башланды. Китапханәче әкиятләр буенча төзелгән сораулар бирде, ә гаилә тиз генә җавап кайтарырга тиеш булды. Аннары турнир башланды.
Гаиләгә яраткан китабы турында сөйләргә, сүзсез генә әкиятне сәхнәләштерергә, командасының яраткан ризыгын әйтергә, мультфильмда башкарыла торган көйне һәм аның нигезенә салынган китапның исемен, иң данлыклы кышкы бабай исемен атарга, әкиятләрдәге бүреләрне санап чыгарга һәм күңелеңә хуш килгән әдәби героеңның сурәтен ясарга кирәк иде. Яраткан шигырләрен сөйләп, командалар өстәмә балл туплый алдылар. Турнир азагында анда катнашучылар "Укыргамы, әллә укымаскамы?" дигән күңелле җырны башкардылар. Турнир бик күңелле узды, гаиләләр сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, хата китсә, ихластан борчылыштылар. Бер команда булу һәм җиңүгә омтылыш аларны берләштерде, алга өндәде. Турнир йомгаклары буенча Фәтхрахмановлар гаиләсе җиңде. Әмма шулай да оттыручылар булмады, барысына да "2016 елның күп китап укучы гаиләсе" дигән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк - китап тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев