Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында китапханәчеләр ярышы уза

Китапханәләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны, социаль әһәмиятен һәм китапхаенәче һөнәренең абруен күтәрү максатында Биектауның үзәкләштерелгән китапханә системасында "Китапханәдә эшләүче бөтен нәрсәдән хәбәрдар, алдынгы карашлы, җиңел аралаша торган булырга тиеш" дип аталган һөнәри осталык конкурсы уздырылды. 12 нче майда үзәк китапханәдә Биектау районының 5 китапханәчесе "Үз һөнәрендә иң яхшысы" дигән исемне яулау...

Китапханәләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны, социаль әһәмиятен һәм китапхаенәче һөнәренең абруен күтәрү максатында Биектауның үзәкләштерелгән китапханә системасында "Китапханәдә эшләүче бөтен нәрсәдән хәбәрдар, алдынгы карашлы, җиңел аралаша торган булырга тиеш" дип аталган һөнәри осталык конкурсы уздырылды.

12 нче майда үзәк китапханәдә Биектау районының 5 китапханәчесе "Үз һөнәрендә иң яхшысы" дигән исемне яулау өчен көрәште. Күлле бистәсеннән әйдәп баручы китапханәче Елена Дмитриева, Чернышевка авыл китапханәсе филиалы мөдире Гүзәл Ганиева, Кече Рәс авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Алия Зарипова, Биектау авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Лилия Сәмигуллина, Мүлмә авыл китапханәсе филиалы мөдире Гөлназ Кәримуллина үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Бәйге башланыр алдыннан үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Лилия Хәмидуллина үзенең теләкләрен җиткерде. Ул китапханәче алдына зур максатлар куелуын, заман җәмгыятендә модернизацияләү шартларында аның роле арта баруын билгеләп үтте, һөнәри осталыкларын арттыруларын теләде, мондый омтылышның хезмәттәшләренә үрнәк булып торуына аерым тукталды. Төп теләк - иҗади уңышлар һәм җиңүләр.

Конкурс дүрт этаптан торды:

1. "Үз-үзең белән таныштыру (визит карточкасы);

2. "Интеллектуаллар көрәше" (сорау-җавап);

3. Әдәби конкурс (яңа яки онытыла төшкән китапны рекламалау);

4. "Һәр нәрсәдә талантлылар" (иҗади мөмкинлекләрен ачу).

Реклама

Соңгы бирем аеруча кызыклы булды. Катнашучылар анда үзләренең иҗади сәләтләрен ачтылар, мавыгуларын күрсәтә алдылар. Алар жюри һәм тамашачылар хөкеменә якташ шагыйрь Рафис Корбан шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурста катнашучыларның чыгышларын үзәк китапханәненең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Князева, балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Фәридә Гайнетдинова, үзәк китапханәнең комплектлау бүлеге мөдире Рәмзия Сәмигуллирна составындагы абруйлы жюри бәяләде.

Конкурста катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе һәм аларның кызыклы итеп чыгыш ясаулары жюри әгъзаларына да, тамашачыларга да бик ошады.

Йомгак ясаганда жюри рәисе конкурсның 1 нче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Болар - Күлле бистәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Елена Дмитриева (1 нче урын), Биектау авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Лилия Сәмигуллина (2 нче урын), Мүлмә авыл китапханәсе филиалы мөдире Гөлназ Кәримуллина (3 нче урын).

Конкурсның беренче этабында җиңүчеоләр һәм катнашучылар грамоталар белән билегләп үтелде. Әлеге конкурс Биектау районы китапханәчеләренең һөнәри осталыгының тагын да артуын, аларның тирән белемгә ия һәм һәр яктан оста булуларын, үз һөнәрләренең билгеләнешен, максатын яхшы белүләрен күрсәтте.

Әлеге чараны үзәк китапханәнең әйдәп баручы методисты Рушания Гыйбаева әзерләде һәм алып барды. Өнсә китапханәсеннән Гөлирә Лотфуллина, Өмбе китапханәсеннән Алсу Нигъмәтҗанова конкурсны музыкаль чыгыш белән җанландырдылар. Аккомпаниатор Өнсә авыл мәдәният йортыннан Роберт Габделхәев булды.

Хәзерге вакытта "Биектау хәбәрләре" газетасы сайтында (biektaw.ru) конкурсның икенче этабы - онлайн-тавыш бирү башланды. Анда бәйгенең беренче этабында җиңүчеләр катнаша. Теләге булган һәркем Биектау районының иң яхшы китапханәсе өчен үз тавышын бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X