Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе ел уңышы турында бүгеннән үк кайгырталар

Урып-җыю эшләре төгәлләнде, уҗымнар чәчелде. Тик район хуҗалыкларында эш туктамаган. Киресенчә, эш күп - яңа сезонга әзерлек эшләре башланды.

Хуҗалыкларда кышка тиешле әзерлек эшләрен үткәрү - ул язгы кыр эшләрен киметү, аның сыйфатын яхшырту дигән сүз. Шуңа күрә дә бүген техниканы ремонтлау һәм бөтен мәгълүматны анализлау көн кадагында тора. Әзерлек буенча районда “Татарстан”, “Битаман”, “Красная заря”, “Бөреле”, “Соватех”, “Серп и молот” хуҗалыклары алдынгы урында тора. Без “Татарстан” хуҗалыгында булып, эш барышын үз күзләребез белән күреп кайттык.

- Безнең 3600 гектар җир бар, шул исәптән 806 гектар мәйданда көздән уҗым чәчелгән. Җирнең 100 проценты эшкәртелгән, сукаланган, - ди “Татарстан” хуҗалыгы директоры Ринат Аббасов.

Капиталь ремонтны этаплап үткәрәләр. Эшне тагылмалы техникадан башлаганнар, аннары чиратта комбайннар һәм тракторлар. Барысының үз вакыты. Әлегә эш график нигезендә бара, техниканы әзерләүне ел ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

- 29 тракторның 60 проценты диярлек төзек, калганнарында вак-төяк эшләр башкарырга кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулы көченә бара, - дип өстәде Ринат Аббасов.

Быел хуҗалыкта 60 миллион сумлык техника - 4 трактор, чәчү агрегатлары, азык җыю комбайны, җиңел машиналар һәм башка кирәкле техника сатып алганнар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләпләре нигезендә, ашламалар эретү узелын көйләгәннәр.

Хуҗалыкта ике яңа ашлык склады һәм 390 башка исәпләнгән сыер фермасы сафка баскан. Ферманы төзеп кенә калмыйча, заманча техника белән дә җиһазландырганнар. Техниканы көн саен тикшереп торалар.

- Безнең барлыгы 2020 мөгезле эре терлек бар, шуның 680е савым сыерлары. Бүгенге көндә тулаем савым күрсәткече 17,5 тонна, бу уртача һәр сыердан 26 литр дигән сүз, - дип нәтиҗә ясады директор.

Сүз уңаеннан, “Татарстан” хуҗалыгы савым күрсәткечләре буенча республика күләмендә җиденче урында. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрне тагын 116 процентка яхшыртканнар. Мондый нәтиҗәгә эшне комплекслы рәвештә алып бару нигезендә ирешәләр. Фермалар - хуҗалыкның бер өлеше генә, әле чәчүлек мәйданнар да бар. Киләсе ел уңышын да быел ук кайгырталар. Орлыклар әзерлиләр, ашлама сатып алалар һәм, әлбәттә, техниканы яңарталар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев