Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Килешүгә кул куелды

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар. Әлеге Килешү югары сыйныф укучыларының уку, һөнәр алу һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тудыруда академия белән район арасында үзара файдалы хезмәттәшлек итүгә һәм яшьләрне авылда эшләүгә җәлеп...

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Әлеге Килешү югары сыйныф укучыларының уку, һөнәр алу һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тудыруда академия белән район арасында үзара файдалы хезмәттәшлек итүгә һәм яшьләрне авылда эшләүгә җәлеп итүгә кагыла. Быелгы уку елыннан район мәктәпләренең 10-11 нче сыйныф укучылары өчен "Терлекчелек", "Механизация", "Агрономлык" кебек профильле юнәлешләрдә эшләүче түгәрәкләр оештырылачак. Югары сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлаганчы ук "В" категорияле транспорт йөртүче; "С" категорияле тракторчы"; умартачы; ветеринария санитары"; машина белән сыер саву операторы; югары технологияле терлекчелек комплекслары һәм фермалар операторы; көтү яңарту технологы һөнәрләре буенча башлангыч һөнәри белем алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев