Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләчәккә якты өмет белән

Белем көне- беренче сентябрь !!!Бу көн мәктәп баласына да, бакчага килүче нәни балага да көтеп алган сөенечле көн. Җәйге яллардан соң җиң сызганып укый башлау бераз кыенырак булса да, мәктәп баласы моңа тиз ияләшеп китә. Ел буе тырышып уку, яңа үрләр яулау, яңалыкка, камиллеккэ омтылу да тиз урын таба. Күз...

Белем көне- беренче сентябрь !!!Бу көн мәктәп баласына да, бакчага килүче нәни балага да көтеп алган сөенечле көн. Җәйге яллардан соң җиң сызганып укый башлау бераз кыенырак булса да, мәктәп баласы моңа тиз ияләшеп китә. Ел буе тырышып уку, яңа үрләр яулау, яңалыкка, камиллеккэ омтылу да тиз урын таба. Күз ачып йомганчы тагын бер ел артта кала...

Беренче сентябрь , белем көне уңаеннан Биектау авылында урнашкан "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәп укучылары белән матур очрашу уздырдык. Очрашуга килгән балалар да шушы бакчада тэрбиялэнгән укучыларыбыз. Хәзерге вакытта алар Биектауның икенче номерлы мәктәбендә белем алалар. Уку белән бер рәттән Биектаунын боз сараена һәрдаим тренировкаларга йөреп "хоккеистлар" дигән исемне дә йөртәләр. Менә шушы яшь, спорт сөюче дусларыбызны нәни баларга үрнәк итеп бакчабызга кунакка чакырдык. Әле кайчан гына, узләре дә шушы бакча бусагасын таптаган балаларыбыз инде усеп, буй җитеп киләләр.Бакчабызга керүгә бераз каушап, югалып калсалар да, таныш бүлмәләр, тәрбияче апалары, аларны балалар дөньясына тиз алып кереп китте. Берсеннән берсе уздырып мәктәптәге укулары, ярышларга йөреп җиңү яулап кайтулары турында бик мавыгып сөйләделәр. Узләре белән алган бүләкләрен, кубок, статуэтка, медальләрен дә алып килгәннәр иде. Нәниләребез бер тын калып тыңлап утырдылар. Утырып аргач "хоккеист" дусларыбыз нәниләребезгә төрле физик күнегүләр күрсәтеп, бергәләп күңелле зарядка да ясадылар. Инде монысы балаларга аеруча да ошады. "Спорт белән дус булсаң сау- сәламәт булрсын"- дип белми әйтмиләр шул! Нәкъ менә шушы девиз астында тәрбия алып үторган укучыларыбыз моны тагын бер кат исбатлады. Инде очрашуыбыз ахырында, бергә матур итеп, истәлеккә фотога да төштек. Кем белә бит, бәлки шушы балалар арасыннан Татарстан данын яклаучы спортсменнар, Биектау төбәгеннән чыккан спорт осталары чыгар! Бирсен ходай... Ә хәзергә хоккеистларыбызга укуларында зур уңышлар, сәламәтлек, яңа урләр, якты , матур киләчәк телибез.Сез безнен горурлыгыбыз, өметебез һәм ышанычыбыз!

Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы Зарипова Э.М., Зәйнеева Г.Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев