Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләчәккә карап эшләүче предприятие

Биш ел элек Коркачыкта уникаль завод барлыкка килде. Ул районыбызның гына түгел, республика икътисады үсешенә дә зур этәргеч бирде. Сүз уңаеннан Керамик кирпеч җитештерүче "Wienerberger" ("Винербергер") концерны Австриядә 1819 нчы елда барлыкка килә. Ә 1986 нчы елга предприятие, шактый актив үсеп, дөнья базарына чыга башлый. Аз гына вакыт эчендә "Винербергер"...

Биш ел элек Коркачыкта уникаль завод барлыкка килде. Ул районыбызның гына түгел, республика икътисады үсешенә дә зур этәргеч бирде.

Сүз уңаеннан

Керамик кирпеч җитештерүче "Wienerberger" ("Винербергер") концерны Австриядә 1819 нчы елда барлыкка килә. Ә 1986 нчы елга предприятие, шактый актив үсеп, дөнья базарына чыга башлый. Аз гына вакыт эчендә "Винербергер" кирпеч заводы бөтен дөньяга керамик кирпеч һәм чирәп җитештереп сатучы ышанычлы предприятие булып
таныла. Австриянең "Wienerberger" концерны (кирпеч заводлары) - кирпеч эшләп чыгаруда бөтен дөньяда лидер булып санала.

Бүген "Винербергер" компаниясе дөньяның сәнәгате алга киткән әйдәп баручы илләрендә 230 дан артык заводны берләштерә.

Россия территориясендә әлеге челтәрнең өч заводы эшли: ике предприятие - Владимир өлкәсендә, берсе - Татарстанда - бездә, Коркачыкта. Аның продукциясе социаль яктан зур әһәмияткә ия, файдаланганда куркынычсыз һәм уңайлы, энергия чыгымнарын киметергә дә булыша.

Июнь аенда "Винербергер Коркачык" компаниясе биш еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул көнне «Wienerberger AG" концернының башлыгы Хаймо Шойх белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашкан иде.

- Без өстәмә инвестицияләр керттек һәм җитештерү куәтен шактый арттырдык. Димәк, базарга продукцияне күбрәк чыгара алачакбыз, - диде концерн башлыгы Хаймо Шойх. - Концерн вәкилләре алга таба да җирле төзелеш фирмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәк. Татарстанның төзелеш базары - үсештә. Ун ел элек, продукциябезне сату өчен базарлар эзли башлаганда, Татарстанны өметле дип билгеләдек. Ул киләчәктә дә үсәр, дип уйлыйм.

2013 нче елда "Винербергер Коркачык" заводы өстәмә киптерү камералары төзи башлады һәм объектны юбилейга төзеп җиткерде. Аларны экс-плуатациягә кертү заводны проектта күздә тотылган тулы куәтенә эшләтә башлап, җитештерү күләмен 30 млн данәгә арттырып, елына 150 млн данә кирпеч эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә.

Заманча технологияләрне кулланып төзү өчен, "Винербергер Коркачык" заводы директоры Томаш Ярема ташчыларны һө-нәри өйрәтүдә катнашырга, вәгъдә бирде.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.

Хөкүмәт башлыгы, Татарстанга ышанып, монда завод төзегән өчен, компаниягә рәхмәт белдерде. "Винербергер Коркачык" заводы хезмәткәрләренең хезмәтен дә мактап телгә алды.

- Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә, Татарстанда яңа йортлар, спорт һәм мәдәният объектлары сафка баса. Димәк, республикабызның киләчәген без бергәләп төзибез, - диде Илдар Халиков.

"Wienerberger AG" концернының идарә рәисе Хаймо Шойх, беренче һәм икенче бишьеллыкларның гына түгел, предприятиенең кимендә 50 еллыгының да бергәләп бәйрәм ителәчәгенә ышануын әйтте. Ул Татарстанда үзләренә күрсәтелгән җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде, заводның 5 еллык эш нәтиҗәләреннән канәгать булуын да яшермәде. Компаниянең традицияләре бай, аның инвестицияләре - киләчәккә, яңа биналар төзүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга өлеш кертү ул.

Предприятие, шушы еллар эчендә күп кенә социаль проектларда, хәйрия акцияләрендә катнашып, үзен районның чын патриоты итеп күрсәтте.

Җирле телевидениене үстерү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч тә, иң беренче булып шушы завод ярдәм кулын сузды: телевидение счетына 30 мең сум акча күчерде. Иганәгә сарыф иткән акчасы заводка йөзләтә әйләнеп кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев