Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кифая Фәттахова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Кифая Фәттахова. Кифая Фәттахова 23 май көнне дөньяга килгән. Бу көнне дөньяга килгәннәр көчле энергетикага ия. Әлеге энергетиканы аларның янәшәсендә булучылар тәгаен сизәчәк....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Кифая Фәттахова.

Кифая Фәттахова 23 май көнне дөньяга килгән. Бу көнне дөньяга килгәннәр көчле энергетикага ия. Әлеге энергетиканы аларның янәшәсендә булучылар тәгаен сизәчәк. Ялгызлык алар өчен бөтенлай хас түгел, чөнки алар бик аралашучан. "Вконтакте"дагы рәсми битендәге статусы да бу хакта сөйли. "Тормыштагы иң мөһим әйберлә - бушка: кочаклашулар, елмаюлар, дуслар, гаилә, төш, мәхәббәт, көлү һәм яхшы кәеф! "

Бу чыннан да шулай, хисләр бәяләп бетергесез. Кеше тормышындагы кичерешләр зур роль уйный. Алар канатландырырга да, илһамландырырга да, юлдан яздырырга да мөмкин. Безнең хисләр танымаслык итеп үзгәртергә мөмкин. Шуңа күрә максатларга ирешер өчен үзеңне яхшы яңалыклар кешеләр белән уратып алырга тырышырга кирәк. Бергә максатларга ирешергә җиңелрәк.

Аның битендә күп кенә кызыклы ризык рецептлары һәм халык медицинасы турында мәгълүмат күрергә мөмкин.

Реклама

Аңа нык сәламәтлек, якыннарының җалысын, игътибарын тоеп яшәвен, якты көннәр телибез. Сезнең йөрәгегез һәм ачык күңелегез әлеге дөньяны якты матур итсен!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев