Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киек кошларга ау сезоны башланды

Биектау районы кырларын аучылар үз итте. 16 нчы апрельдән аларга су кошларын - ата үрдәкләрне һәм кыргый казларны аулау рөхсәт ителде. Әлеге чор дүшәмбе, 25 нче апрельдә төгәлләнәчәк.

Аучылар тиешле урыннарга барып җиттеләр һәм бу урынны тәртипкә китерә башладылар - киек кошларны җәлеп итү өчен карачкылар куйдылар һәм үзләре күренеп тормаслык итеп чокыр казыдылар. Ә биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм Росгвардия хезмәткәрләре аучылык белән шөгыльләнергә яратучыларның документларын тикшерделәр. Аучылар Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларына килеп урнаштылар.

Алдавыч сыбызгыдан тиешле авазларны чыгару өчен әллә ни күнекмәләр таләп ителми. Мондый җайланма тавышына бигрәк тә казлар “кызыга”. Әлеге ысул белән аучылар ата казларны җәлеп итәләр. Карачкылар куеп, алдавычка тоталар.

Кыргый казларның иң яраткан ризыгы - кукуруз. Кайвакыт бодайны да кире какмыйлар. Алан-Бәксәр җирлегендә урнашкан басуларны өченче сезон инде казлар биләп ала. Моны үзенчәлекле рекорд дисәң дә була, чөнки казлар бер үк юлдан йөрергә яратмыйлар. Ә казлар артыннан аучылар китә.

- Бер сезонга 6-7 нче атып булса, бу әйбәт санала. Ә болай аның лимиты - тәүлегенә ике каз. Икене атасың да, җитте,өйгә кайтырга вакыт, - дип сөйләде Ришат исемле аучы.

Аучылыкта берәүгә дә ирек куймыйлар. Бөтен нәрсәгә карата җитди таләпләр күздә тотылган. Кызыл китапка кертелгән соры казларга атарга ярамый, аннары басуда басып торырга да рөхсәт ителми.

Аучыларның әйтүенчә, киек кошларны яшеренеп аулау катлаулы түгел, әмма шунысын онытырга ярамый, мондый сүзләрнең үзендә үк чикләү сизелә - куак артына баскан килеш кошны каравыллап булмый. Бу ау кагыйдәләрен бозу булып тора. Үзеңә ниндидер яшеренү урыны әзерләргә кирәк. Ә аучының кулында төп өч документ: ау билеты, путевка һәм корал йөртергә рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Бу юлы аларны аучылык итә башлаганчы Росгвардия укчылары һәм биоресурслар комитеты вәкилләре тикшерәләр. Алар басуга аучыларны эзләргә чыкканчы квадрокоптер җибәрәләр.

- Очыштан соң аучыларның кайларга урнашканнарын карыйбыз да, барысы да закон кушканча эшләнгәнме икәнлеген тикшерергә барабыз, - дип аңлатты үсемлекләрхайваннар дөньясы һәм аерым саклана торган территорияләр тармагында дәүләт күзәтчелегенең Биектау районындагы бүлеге җитәкчесе Александр Фомин.

Узган ел язгы ау вакытында 40лап протокол төзегәннәр. Корал йөртү кагыйдәләрен бозучылар һәм исерек хәлдә булучыларның коралларын алганнар. Бу юлы рейд вакытында бернинди тәртип бозу очрагы да ачыкланмады.

- Рейдлар системалы рәвештә уздырылып тора. Хезмәткәрләр аучылык җирләрендә даими булалар. Безнең максат - ау кагыйдәләрен бозуга, хайваннар дөньясына зыян китерүгә юл куймау, - диде биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының күзәтчелек идарәсе начальнигы Радик Мутахаров.

Намуссыз аучыларга штраф салу күздә тотылган, аның күләме - 500 сумнан алып 4 мең сумга кадәр. Аларга шулай ук 2 елга кадәр аучылык белән шөгыльләнүне тыячаклар һәм ау коралын алачаклар. 16 нчы апрель төнге 12 дән 25 апрельгә кадәр аучыларга ау белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Икенче этап - нарат урманындагы киек кошлар, ауның бу төре 23 апрельдән 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев