Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хулиганнар район үзәге скверындагы фонарьларны ватканнар

Биектаулылар буш вакытларын районның үзәк паркында үткәрергә бик яраталар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки биредә ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Монда үзеңне ачык һавадагы музейда кебек хис итәсең.

Кичке якта паркта лампалар кабына. Салмак кына, шул матурлыкка хозурланып, ял итеп йөрисең. Әмма матурлыкны, чисталыкны, төзеклекне бер мизгелдә юк итүчеләр дә аз түгел. Берничә тапкыр инде кемнәрдер парктагы лампаларны ватып киткәннәр. Мондый вандаллыкны тәртипсезлек күренеше генә түгел, җинаять эшенә тиңләп булыр иде. Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты карамагындагы әлеге ял паркында даими рәвештә коточкыч тәртипсезлекләр эшләнә. Җинаятьчеләр хәтта һәйкәлләргә кагылудан чирканмый, утыргычларны вата, җимерә, лампочкаларны юк итә. Ә авыл җирлеге башлыгы, каяндыр матди мөмкинлек табып, яңадан төзекләндерә. Кызганычка каршы, кайнар эздән вандалларны табу бик кыен. Әмма мондый гамәлне кылган җинаятьчеләр кайчан да булса суд каршында җавап бирер дигән өмет бар.

“Мондый вандаллыкка карата сүз дә табып булмый. Минем уйлавымча, мондый гамәлне урта яшьтәге яисә өлкән кешеләр эшләми. Бу - балалар яисә яшьләр эше. Алар бакчалар буйлап урларга мөмкин булган әйберләрне карап йөриләр, нинди дә булса кыйммәткә ия булган әйберне төбе-тамыры белән кубарып алып, саталар. Алар булган җирдә җимереклек, чүп өемнәре кала. Яшьләр булып киткән урынга чирканмыйча барып та булмый. Мин паркта бик сирәк йөрим. Әмма мондый вандаллыкка күңел әрни. Башкаларга сабак булырлык итеп, аларга бирелгән җәзаны киң җәмәгатьчелеккә җиткерсеннәр иде”, - ди Красносельский авыл җирлегендә яшәүче Гөлсинә Радаева.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев