Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хуҗалыклар техника ремонтлауга кереште

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланып килә. Алда салкын кыш. Ел саен бу вакытта районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру буенча семинар-киңәшмәләр уздырыла. Чараларның максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын тәэмин итү һәм аны сыйфатлы саклауга кую, 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Районда шундый семинарларның беренчесе “Красная заря” авыл хуҗалыгы базасында узды. Семинарда катнашучылар терлекләрне кышлату шартларына, терлек азыгының сыйфатына да игътибар иттеләр.

“Без ремонтка зур игътибар бирәбез. Чөнки сыйфатлы ремонттан соң гына техника тоткарлыксыз эшли ала. Бездә ремонт базасы әйбәт. Яңа техника да алып торабыз”, - ди “Красная заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Фердинанд Галиуллин.

Хуҗалыкта биш комбайн, бер чапкыч, өч урып-җыю комбайны исәпләнә. Хуҗалык җитәкчесе с ү з л ә р е н ә к а р а г а н д а , һ ә р техниканың эшләү срогы 10-12 ел. Әлбәттә, карап, саклап тотсаң, вакытында “дәвалап” торсаң, техника аннан да күбрәк вакыт хезмәт күрсәтергә мөмкин. Техниканы кышкы саклауга куюның да үз таләпләре бар. Авыл хуҗалыгы техникасын ябык биналарда яки өсте ябык урын нарда сакларга кирәклеген һәр кеше белә. Ремонт эшләре дә ябык биналарда алып барыла. Ремонт вакытында ремонтчыларның хезмәт куркынычсызлыгын саклау мәсьәләләре дә семинар барышында мөһим сорау буларак каралды.

Минераль ашламалар туплау проблемасы ел әйләнәсендә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Чөнки иген культуралары уңдырышлылыгы минераль ашламалар белән бәйләнгән. Республика бу юнәлештә ел саен субсидияләр бирә. Моның өчен 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы куйган барлык таләпләрне үтәргә кирәк.

“Мондый семинарлар районның барлык хуҗалыкларында оештырылачак, - дип билгеләп үтте Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов. - 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча министрлык вәкилләре катнашында тикшерүләр узачак. Күргәнебезчә, бүген инде кайбер хуҗалыкларда эш тулы куәтенә бара. Ә кайбер хуҗалыклар бу эшкә керешмәгән дә әле”.

Министрлык тикшерүе барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алып куелган частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары да бәяләнә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев