Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәтер безне еракларга алып китә...

Бөтен дөньяда миллионлаган кеше әтиләре, бабалары һәм карт бабалары, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре портретларын тотып, урамнарга чыктылар. “Үлемсез полк” акциясе 80нән артык илдә, зур шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда уза.

Үлемсез полкның әһәмияте 2022 елда тагын да артты, чөнки Бөек Ватан сугышының яу кырларында һәлак булганнарга хәзер яшьләрнең, Украинада баручы махсус операциядән әйләнеп ка й т а а л м а г а н н а р н ы ң фотосурәтләре дә өстәлде. Украинада һәлак булган офицерларның берсе - Биектау районы егете Руслан Июдин. 9 нчы майда Батырлык орденын Русланның әтиәниләренә тапшырдылар.

 Ул чакта, март аенда бу кайгылы хәбәр Биектау районының һәр кешесен тетрәндерде. Харьков өлкәсендә Руслан хезмәт иткән танк экипажын тылда вакытта һөҗүмгә тоталар. Һөҗүм бик көчле була, экипаж берничә БМПны юк итә, әмма атыш вакытында яшь офицер яралана һәм шунда аның гомере өзелә.

 Хәтер. Ул безне әти-әниләр, әби-бабаларыбыз белән берләштерә, аларны күңелдә сакларга ярдәм итә. Төрле яшьтәге кешеләр катнаша торган Үлемсез полк - нәкъ менә шуның ачык дәлиле.

- Без үзебезнең геройларны онытмаска, аларны хөрмәтләп искә алырга тиеш. Бу бит безнең тарихыбыз. Без алар турында барысын да белергә тиеш, - дип үз фикерен белдерде Чыпчык урта мәктәбе укучысы Лилия Фәтхуллова.

- Сергачев Михаил Степанович Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1941 нче елда үзе теләп фронтка киткән. Ул чакта аңа 18 яшь була. Сугышның башыннан азагына кадәр 2 нче Украина фронты составында көрәшә. Сугыш тәмамланганнан соң Ерак Көнчыгышка чакырыла. Өенә 1947 нче елда гына әйләнеп кайта, - дип сөйләде үзенең туганы турында Аксана Нигъмәтҗанова.

 - Бу акция барыбыз өчен дә гаять мөһим. Без нәрсә өчен көрәшүебезне һәм аның ни өчен кирәк булуын истә тотарга тиеш. Без Туган илебезне сакларга, әбиләр һәм бабаларыбызның да геройлар булуын истә тотарга тиеш, - диде Энҗе Әхмәтшина.

Иксез-чиксез илебезнең кайсы гына почмагында яшәсә дә, сугыш җиле кагылмаган гаилә юк. Үлемсез полк кичә, бүген, иртәгә һәм һәр көнне фронттан әйләнеп кайтучыларны, безнең араларда булмаучыларны һәм мәңгегә көрәш кырында ятып калганнарны хәтердә сакларга ярдәм итә.

 Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев