Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөрмəтле биектаулылар, районыбыз кунаклары, кадерле дуслар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм! Өйләребезгә янәдән без яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Кышкы һава торышына карамастан Яңа ел - бик якты һәм күңелле бәйрәм. Бу көнне без, гадәттә, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз янәшәсендә үтеп баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корып, уй-хыялларыбыз белән бүлешәбез, билгеле, бер-беребезгә сәламәтлек, иминлек һәм уй-ниятләребезнең тормышка ашуын телибез, гадәттәгечә, үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.

Узып баручы 2020 нче ел дөньякүләм дәрәҗәдә коронавирус таралу белән бәйле бик күп проблемалар тудырса да, нәтиҗәле хезмәт чоры буларак истә калды. Алда туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде, ныгытты, тагын да үҗәтләнебрәк эшләргә этәргеч бирде, үзебезгә ышанычыбыз артты һәм рухыбыз ныгый төште. Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек, торак төзелешен, социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау өлкәсендә темпларны саклап кала алдык, яхшы уңыш үстердек, барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәдек. Иң мөһиме, районыбызның кешеләр сәламәтлеге сагында тора торган мөһим тармагы зур сынаулар аша узды. 2020 ел дәвамында районыбыз табиблары, шәфкать туташлары, медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр үз гомерләрен дә аямыйча кеше гомерен саклап калу өчен геройларча көрәшә. Бүген дә, Яңа ел төнендә дә алар хәрби постта торачак. Үзләренең профессиональлеге, сабырлыгы, игелеклелеге белән кешеләр гомере сагында торган медицина хезмәткәрләренә районыбыз халкы исеменнән ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Бу бәйрәм көннәрендә безнең иң җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә! Ә без, үз чиратыбызда, тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшлиячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә.

Кадерле дуслар! Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шатлыклы көлүләре белән тулы булсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек һәм муллык телим! Яңа 2021 нче ел белән! Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев