Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт һәм тырышлык югары үрләргә алып менә

Татарстан Республикасы Президенты Биектау районында яшәүче Халидә Гафиятуллинаны “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләде. Халидә ханым АланБәксәр авылында хат ташучы булып эшли. Аның «Россия почтасының» элемтә бүлегендә эшли башлавына киләсе елга 35 ел тула - бу аның һөнәри юбилее булачак. Тыйнак кеше булганлыктан, бүләк тапшыруларына ул хәтта югалып калган. Ә авылдашлары исә ул мондый бүләккә тырыш хезмәте белән лаеклы, диләр.

Март быел шактый салкын, термометр баганасы минус 15 градусны күрсәтә. Әмма Халидә Гафиятуллина өчен начар һава торышы булмый. Көн эссеме, салкынмы, яңгырмы-кармы - хат ташучы үзенең эшен башкармый калмый. Бәксәрдә 150 йорт бар, кайберләре калкулыкка урнашкан. Халидә Гафиятуллина марафончы кебек - һәр йортка керә-керә, километр артыннан километр бара да бара.

- Һаман үз эшем турында уйлыйм, берәрсенә нәрсәне дә булса бирми калдырмасам ярар иде, дип борчылам. Сумкада заказ буенча килгән хатлар да, журналлар да, газеталар да бар, пенсия белән субсидияләрне дә таратырга кирәк, - дип башлады сүзен Халидә Гафиятуллина.

Алан-Бәксәр авылына хат ташучы булып ул узган гасырның 90 нчы елларында, кияүгә чыккач килгән. Хат ташучы булып эшкә урнашкан. Шул вакыттан бирле ул һөнәренә тугрылыклы булып калган. Авыл кешеләре өчен ул гади хат ташучы гына түгел, ул аларның һәркайсына дус та, сердәш тә, киңәшче дә.

- Халидә безгә еш килә, ул килеп кергәч, язын кояш чыккандай була. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю. Кемнең дә булса күңеле төшенке булса, яисә нәрсәгә дә булса борчылса, юату сүзләрен дә таба, киңәшен дә бирә, безнең бөтенебез өчен терәк ул. Йөзендә беркайчан да ризасызлык билгеләрен күрмәссең, - диде АланБәксәрдә яшәүче Динә Гайнуллина.

- Әйе, дөресе шул. Кеше сөйләгәннәрне тыңларга тырышам. Яшь чакта да шундый идем. Тыңлап бетергәннән соң үз фикеремне әйтеп тынычландырам. Хәзер дә мин үзгәрмәдем. Мин моны кешеләрне, эшемне яратудандыр, дип уйлыйм, - дип өстәде Халидә Гафиятуллина.

Һөнәренә тугрылык саклаган өчен аны бүләккә тәкъдим иткәннәр дә инде. Кремльгә тантанага барырга тиешлеге турында җитәкчесеннән килгән смс хәбәрдән белә. Анда: “Халидә, син Президент белән очрашуга барачаксың”, - дип язылган була.

- Өйгә кайттым да, тиз-тиз генә документларны җыя башладым. Әле монысы кирәк, әле тегесе. Ниһаять, җыйдым. Барысы да булды шикелле. Бүләк биргәндә үземне төштәге кебек хис иттем. Минем Биектау районыннан булуымны белгәч, Рөстәм Нургалиевич Биектауда эшләр ничек бара, тормышлар ничек, дип сорады, - дип тәмамлады сүзен Халидә Гафиятуллина.

Халидәнең Кремльдән чыгуын гына көткәннәр диярсең, аны котлап хәбәрләр ява башлый, бик күпләр шалтыраталар. Үзләренең хат ташучыларын шулай олылаулары турындагы хәбәр авыл халкы арасында яшен тизлеге белән тарала. Халидә, кулына чәчәк бәйләме һәм медаль тотып, өенә ничек кайтып җиткәнен дә сизми кала.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев