Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хайваннарны яратыгыз һәм аларны рәнҗетмәгез

Язның беренче көнендә дүрт тәпиле дусларыбыз Мәчеләр көнен билгеләп үтәләр. Бу рәсми булмаса да, Россиядә үзеннән-үзе барлыкка килгән бәйрәм санала. Аны, әлбәттә, хайваннар үзләре түгел, аларның хуҗалары бәйрәм итә, тик шулай да бәйрәм хөрмәтенә берничә телем казылык белән сыйламый калмыйлар. Мырауҗаннарга кагылышлы тагын нинди серләр бар - бу турыда без ветеринария табибы Лилия Лукмановадан сораштырдык.

Лилия Лукманованың өендә ике ата, бер ана мәче яши икән. Йомшак йонлыларны ул һөнәренә бәйле рәвештә дә ярата. Чөнки ул ветеринария табибы һәм пациентларының күпчелеге - Мурзиклар, Барсиклар, Васькалар. Көненә аның янына 5-6шар песи алып киләләр. Шуларны тугыз еллык эш стажына тапкырлыйбыз. Барлыгы 10 меңнән күбрәк тәпи килеп чыга. Койрыклылар һәм буй-буй йонлыларга мәхәббәтне ире дә хуплый, ул балачактан ук мәчеләрне ярата икән. Әле тагын җиде мәче асрарга да риза.

Йомшаккайларның кунакларга исе китмәде, шунлыктан аларны тәм-том белән кызыктырырга туры килде.

- Менә бу мәчене Мыраубикә дип йөртәбез. Аны йоныннан сыпырырга ярамый, башыннан гына сыйпап алсаң ярый, анысы да тиз генә кирәк. Менә шундый инде ул безнең мәчебез, - дип елмая өч мәче хуҗасы Лилия Лукманова.

Аз билгеле бер фактка тукталам: мәчеләр, тиешле тәм сизү рецепторлары булмау сәбәпле, баллы әйберләрнең тәмен аңламыйлар. Әмма Лукмановлар гаиләсендә дүрт тәпилеләрнең яраткан ризыгы - шоколад һәм, әлбәттә инде, иркәләү. Лилия Әнәсовна, ветеринария табибы буларак, мәчеләрнең бөтен нәрсәне дә аңлауларын һәм сизүләрен ышанып әйтә. Яннарындагы кешеләрнең үз-үзләрен тотышларын да, нинди тавыш белән сөйләшүләрен дә сизәләр.

Реклама

- Бервакыт безнең клиникага, мәчесен алып, бер хатын-кыз килде. Мин, табигый, мәче белән йомшак тавыш белән иркәләп сөйләшә башладым. Хуҗасы миңа: “Сез ни өчен минем мәче белән шулай сөйләшәсез? Ул бернәрсә дә аңламый бит”, - дип, кисәтү ясады. Аңа башка хайваннар кебек үк мәчеләрнең дә бөтен нәрсәне аңлауларын тәфсилләп төшендерергә туры килде, - дип сөйләде өч мәче хуҗасы Лилия Лукманова.

Менә шулай килеп чыга да -мәчеләрне ярату формуласы бер җирән фикер иясе Гарфилдның “Ярат мине, ашат мине һәм беркайчан да чыгарып ташлама” дигән өметле сүзләргә кайтып кала.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев