Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов

2021 елның 18 нче августында Татарстан Республикасы Биектау районы судының мактаулы отставкадагы рәисе Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов гүр иясе булды.

Биектау район судында ул 30 елдан артык эшләде. Хезмәттәшләре аны үз эшенең остасы һәм яхшы күңелле кеше буларак беләләр иде.

1 9 8 7 н ч е е л н ы ң и ю н е н д ә Х.Х.Вәлиуллов ТАССРның Биектау район судына халык хөкемдары итеп сайлана, ә 1996 нчы елда аның рәисе итеп раслана. Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 августы №1007 Указы нигезендә икенче срокка Татарстан Республикасы Биектау районы суды рәисе итеп сайлана, ә 2013 елның 18 августыннан 2015 елның 22 апреленә кадәр рәис вәкаләтләре срогы чыгу сәбәпле, шушы судта хөкемдар булып эшли. 2015 елның 22 апрелендә Х.Х.Вәлиуллов үз теләге белән мактаулы отставкага китә.

Тирән белемле һәм зыялы кеше буларак, Харис Хасимҗан улы хөкемдарга кирәкле барлык сыйфатларга - югары һөнәри осталыкка, үзенә һәм хезмәткәрләргә карата таләпчәнлеккә, гаделлеккә ия иде.

Ул район суды рәисе булып эшләгән елларда законсыз хөкем ителү яки суд эшчәнлегендә хокук бозуларга юл куелмады.

Х.Х.Вәлиуллов, суд рәисе буларак, район судында гадел хөкемне гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыру өстендә дә эшләде.

Аның башлангычында 1996 нчы елда судның яңа бинасы - Гадел хөкем йорты яңартылды һәм 1997 нче елда төзелеш тәмамланды. 1998 нче елда суд бинасына газ кертелде. Судның газ котельные төзеп файдалануга тапшырылды һәм бу суд бинасын җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Суд эчке һәм тышкы элемтә белән үзенең кечкенә АТСы, зарурлык килеп чыкканда өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен кечкенә электр станциясе белән тәэмин ителде.

Х.Х.Вәлиуллов тырышлыгы белән 1998 нче елда суд тулысынча компьютерлаштырылды, локаль компьютер челтәре булдырылды.Барлык хөкемдарлар һәм суд аппараты хезмәткәрләре персональ компьютерлар һәм аудио-видео техника белән тәэмин ителделәр. Суд процессларында компьютер техникасыннан файдалану законда күздә тотылган срокларда суд утырышлары протоколларын әзерләргә, ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән кешеләргә хөкем карары күчермәсен суд чыгарган көнне тапшырырга мөмкинлек бирде, һәм бу аларның вакытлыча тоту изоляторларында булуын шактыйга киметте.

Х.Х.Вәлиуллов суд рәисе булып эшләгән чорда суд утырышларының булмый калуы, оештыру һәм хуҗалык эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле суд аппараты эшчәнлеге бозылу, делопроизводство буенча Инструкция таләпләрен бозу очраклары күзәтелмәде.

Х.Х.Вәлиулловның суд рәисе булып эшләве тиешенчә бәяләнде.

Т а т а р с т а н Р е с п у б л и к а с ы хөкемдарларының квалификацион коллегиясе карары нигезендә 1999 елның сентябрендә аңа икенче квалификация классы бирелде, ә 2013 елның августында “Россия Федерациясендә хөкемдар статусы турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле бишенче квалификация классы бирелде.

Биектау райоында “Гадел хөкем йортын” төзүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен 1998 нче елда ул Татарстан Республикасының Юстиция Министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Х.Х.Вәлиулловка законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен 1999 елда “Татарстан Республикасының Атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелде. Гадел хөкемне тормышка ашыру буенча ирешкән уңышлары өчен 2004 нче елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2005 нче елда “Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә” медале белән бүләкләнде.

2009 нчы елда Россия Федерациясенең Югары Суды Рәисе В.М.Лебедев боерыгы нигезендә икенче дәрәҗә “Россия Федерациясенең суд системасы каршындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Х . Х . В ә л и у л л о в Т а т а р с т а н Республикасының хөкемдарлар берлеге органнары эшендә актив катнашты. Ул Россия Федерациясе хөкемдарларының 5 нче съезды делегаты итеп сайланды, берничә тапкыр Татарстан Республикасы хөкемдарлары Советы әгъзасы итеп сайланды.

Х.Х.Вәлиуллов 2015 нче елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Х.Х.Вәлиуллов районда гадел хөкемне тормышка ашырган өчен 2013 нче елда Биектау муниципаль районы Советы карары белән “Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы үсешендәге казанышлары өчен” медале, Биектау муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Х.Х.Вәлиулловка Биектау муниципаль районында гадел хөкемне тормышка ашыруда нәтиҗәле һәм уңышлы эшләгәне өчен Биектау муниципаль районы Советының 2016 ел 8 июль карары белән “Биектау муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән исем бирелде.

Эльвира ХАЛИТОВА, Биектау район суды рәисе ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев