Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык җыеннары төгәлләнде

Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары - теләсә кайсы җирлек тормышының аерылгысыз һәм кирәкле өлеше. Халык җыелышлары нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Биредә катнашучы һәркем үзен кызыксындырган сорауларны җитәкчелеккә җиткерә һәм аларга җавап ишетә ала. Безнең районда җыелышлар төгәлләнде. Аларның соңгы өчесе 31 августта узды.

Иң элек җыенны Мүлмә авыл җирлегендә үткәрделәр. Анда республика кунагы - ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Ул республика җитәкчелегенең район һәм авыл җирлекләре үсешенә бәйле планнары белән уртаклашты. Җирлек башлыгы Ленар Зиннәтуллин үзара салым программасы кысасында башкарылган эш турында сөйләде. Шул рәвешле, агымдагы елда Сасмак авылында суүткәргеч салганнар һәм янгын сүндерү гидранты урнаштырганнар, Тимерче авылында таш юл җәйгәннәр. Мүлмә авылында су башнясы төзү каралган. Коронавирус инфекциясе темасын да читләтеп узмадылар.

- Имеш-мимешләргә ышанмагыз, - дип өндәде башлык урынбасары Әнәс Шакиров. - Сәламәтлек турында кайгыртырга һәм фактларга нигезләнеп эш итәргә кирәк.

Коркачык авыл җирлегендә дә үзара салым программасы турында хисап тоттылар. Җирлек башлыгы Ранис Салихҗанов программа ярдәмендә чишмә, зират юлларына, моннан тыш, Набережная урамында 400 метр юлга таш җәелүен әйтте. Тракторга асылмалы җиһаз сатып алганнар. Сентябрь урталарында чүп контейнерлары мәйданнарын койма белән уратып алу мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән аралашты һәм туган җиреңә битараф булмауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен тагын бер кат искәртте.

Бөреле авыл җирлегендә дә үзара салым программасы кысасында күп эш башкарылган, әле алдагысы да шактый. Октябрь башына кадәр Җиңү Паркын төзеп бетерәчәкләр. Күпкатлы йортларны койма белән уратып алырга, Сосновка һәм Бимәрдә таш юл җәяргә ниятлиләр. Бөреле һәм Бимәрдә чүп бункерлары сатып алынган, ике чүп контейнерлары мәйданын җиһазлап та бетергәннәр.

Үзара салым программасында катнашу ул - акчадан бигрәк, халыкның үзләре яшәгән район алдында җаваплылыгы билгесе дә әле. Шуңа күрә халык җыелышларында әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, җыелышлар 25 авыл җирлегендә узды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев