Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кешбэклы ял

Июнь - балаларның зарыгып көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Каникуллар башланды. Җәйге ялны кайда, ничек уздырырга? Әти-әниләр җәйге чорны балаларының сәламәтлеге ягыннан да, рухи яктан да файдалы итеп уздыру турында хыяллана. Биектау районында балалар өчен җәйге ял лагерьлары байтак. «Чыршы» ял һәм сәламәтләндерү лагере балалар яратып ял итә торган җәйге учреждениеләрнең берсе булып тора. Биредә балаларның ялын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыру өчен шартлар елдан-ел яхшыра бара. Быел лагерь үзенең дусларын нинди яңалыклар белән каршы алыр? Бу турыда без «Чыршы» ял һәм сәламәтләндерү лагере директоры Лилия Абдуллаҗанова белән сөйләштек.

- Лилия Андреевна, узган елдан аермалы буларак, быел җәйге ял лагерьлары тулы көченә эшләргә тиеш. Димәк, ял итәргә теләүче балалар саны да узган елгыга караганда күбрәк. Әйтегез әле, быел Сез җитәкләгән лагерьда ничә смена оештырыла, ничә бала кабул итәргә ниятлисез?

- Пандемия күп кенә социаль объектларның эшенә, шул исәптән, балаларның җәйге ял лагерьларына да үзенең катгый таләпләрен урнаштырды, алай гына да түгел, күп кенә объектлар эштән туктарга мәҗбүр булды. Быел җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары гадәттәге режимда эшләячәк. Быел безнең лагерьда ял итәргә теләүчеләр саны да узган елга караганда күпкә артыграк. Шуңа күрә 2021 елда без 5 смена оештырырга уйладык. Һәр сменада 14 көн ял каралган. Бер сменага 75 бала кабул итәбез. Беренче сменаны 5 июньдә башлыйбыз. Ул спорт юнәлешендә оештырыла.

- Искәртеп үтик әле, Лилия Андреевна, агымдагы елның апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин әтиәниләргә «лагерь» кешбэклары вәгъдә иткән иде. Аның нигезендә әти-әниләр лагерьга юллама бәясенең 50% күләмен кире кайтара ала. Әлеге программа кайчанга кадәр гамәлдә булачак?

- Әйе, мондый программа бар һәм ул безнең лагерьда да кулланыла. Балалар кешбэгы программасы 25 майда старт алды. Шул чордан балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юлламаны 50% ташлама белән алып була. Биектау районы территориясендәге барлык лагерьларга да ташламалы бәяләр белән юллама алырга мөмкин. Кешбэк 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә була.

- Әгәр әти-әни балага юлламаны 25 майга кадәр алып куйган булса, бу очракта кешбэк кайтарып буламы?

Реклама

- Бу очракта сумманы кире кайтару процессы бераз гына катлаулана. Моны компетентлы органнар аша белешергә кирәк.

- Лилия Андреевна, кешбэк алу шартлары нинди?

- Моның өчен баласын лагерьга җибәрүче әти-әнигә берничә кагыйдәне үтәргә туры килә. Иң беренче эш итеп, банк картасын «Мир» түләү системасы программасында теркәргә кирәк. Моны эшләми торып, кешбэк түләнмәячәк. Картаны яңадан тикшерү зарур. Ул бары тик «Мир» түләү системасына керергә тиеш. Visa һәм MasterCard системалары карталарына кешбэк акчасы салынмый. Кешбэк кайтаруның барлык нечкәлекләрен лагерьдагы җаваплы хезмәткәрдән белешеп була. Әлеге хезмәткәрдә системага кергән банклар исемлеге бар. Әгәр процедура төгәл үтәлгән икән, 5 көн эчендә картага кешбэк кайтарылачак.

- Лилия Андреевна, ә кешбэк суммасы чикләнгәнме? - Әйе. Ул бер юллама бәясенең 50 процентын тәшкил итә. Әмма сумма бер банк картасына 20 мең сумнан артмый. - Лилия Андреевна, сорауларга тәфсилле җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Лагерыгызга иминлек, балаларга тыныч, күңелле яллар теләп калабыз.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев