Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Керемнәр турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килергә тиеш

2013 нче елның 10 июнендә Биектау муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тотуга карата таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү комиссиясе утырышы булды. Комиссия утырышын уздыруга муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль хезмәт вазифаларын башкаруга (замещение) дәгъва итүче гражданнар һәм Биектау районының муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, мөлкәт турындагы мәгълүматларны тапшыру һәм милеккә...

2013 нче елның 10 июнендә Биектау муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тотуга карата таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышын уздыруга муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль хезмәт вазифаларын башкаруга (замещение) дәгъва итүче гражданнар һәм Биектау районының муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, мөлкәт турындагы мәгълүматларны тапшыру һәм милеккә кагылышлы йөкләмәләр турында район Советының 25.02.2010,
№ 343 Положениесендә күздә тотылган мәгълүматларны тулысынча тапшырмавы нигез булып торды.

Керемнәр, милек турындагы мәгълүматлар һәм милеккә кагылышлы йөкләмәләрне тапшыру бурычы район Советында расланган вазифалар исемлегендә күздә тотылган вазифаны башкаручы муниципаль хезмәткәргә йөкләнә. Вазифалар исемлеге нигезендә отчет чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) барлык чыганаклардан (элекке эш урыны яки сайлаулы вазифаны башкарган урындагы керемнәрне, пенсия, пособие, башка түләүләрне дә кертеп) алынган керемнәр турындагы мәгълүматлар бирелергә тиеш.

Шулай ук отчет чоры азагына милек хокукындагы мөлкәте турындагы мәгълүматлар, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының отчет чорында барлык чыганаклардан алган керемнәре турындагы мәгълүматлар, шулай ук милек хокукындагы мөлкәтләре һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны 94 хезмәткәр бирде. Керемнәр турындагы мәгълүматлар законда билгеләнгән тәртиптә бирелде. Әмма комиссиягә муниципаль хезмәт-кәрләрдән төгәллекләр кертелгән мәгълүматлар бирү турында 7 гариза килде.

Тикшерелгән көн тәртибендәге мәсьәләне караганда район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин башкарма комитет хезмәткәрләренең игътибарын киләчәктә мондый кимчелекләрнең булмаска тиешлегенә юнәлтте, керемнәр турындагы мәгълүматлар тулысынча һәм дөрес итеп бирелергә тиешлеген искәртте, бүлек җитәкчеләренә район Советының тиешле карарын аңлату эше уздырырга киңәш итте.

Фото с сайта vostokmedia.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев