Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кәефләнергә теләгән Биектау яшьләре суд карарын көтә

Наркотик матдәләрне законсыз куллану һәм саклау буенча кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары кабул ителде. Биектау районы прокуратурасы 30 яшьлек Җәлил Сәләхов, 32 яшьлек Вадим Шәрәпов һәм 22 яшьлек Жанна Андрюшинага карата гаепләү карарын раслады. Алар өчесе дә Россия Федерациясе җинаять Кодексының 228 нче матдәсе 2 нче бүлегендә билгеләнгән (наркотик...

Наркотик матдәләрне законсыз куллану һәм саклау буенча кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары кабул ителде.

Биектау районы прокуратурасы 30 яшьлек Җәлил Сәләхов, 32 яшьлек Вадим Шәрәпов һәм 22 яшьлек Жанна Андрюшинага карата гаепләү карарын раслады. Алар өчесе дә Россия Федерациясе җинаять Кодексының 228 нче матдәсе 2 нче бүлегендә билгеләнгән (наркотик матдәләрне законсыз рәвештә күпләп сатып алу, куллану һәм саклау) җинаять кылуда гаепләнәләр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Сәләхов, Шәрәпов һәм Андрюшина, өчесе бергә алдан ук килешеп, наркотик матдәләрне җыю, куллану, сату максатындага 2016 елның 6 сентябрендә Биектау авылы Иске Казан урамы территориясендәге төзелеш объекты артында җыярга закон буенча катгый рәвештә тыелган яшел үләнне (көнә үләне - марихуана) җыеп, пакетларга тутыралар. Алар барлыгы 440,4 грамм үлән җыеп, полиция хезмәткәрләре аларны кулга алганчы, үләнне үзләрендә саклыйлар.

Сәләхов, Шәрәпов һәм Андрюшина наркотик үләнне җыйганнан соң Биектау авылы Энергетиклар урамы 20 йортта урнашкан кибеттән үзләре кулланыр өчен наркотик матдә әзерләү максатыннан сөт сатып алалар. Сөт сатып алганнан соң Сәләхов, өс киемен алыштырырга дип, өенә кайтып китә. Өстен алыштырганнан соң ул бергәләп наркотик үләннең сөттәге кайнатмасын ясау өчен Шәрәпов һәм Андрюшина янына барырга ниятли. Бу вакытта Шәрәпов һәм Андрюшина наркотик матдә әзерләү максатыннан "Элита" күленә таба юл тота. Әмма аларны юлда полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Шәрәпов сак астына алына, Андрюшинага яшәү урыныннан читкә чыкмаска диелгән язма йөкләмә бирелә, Сәләхов - өй тоткыны булып кала.

Прокуратура әлеге җинаять эшен Биектау район судына җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев