Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенәме, зурмы - җыела торсыннар...

Биектау районы белем бирү учреждениеләрендә батарейкалар җыю акциясе ахырына якынлаша. Бу язда балалар бакчалары һәм мәктәпләр контейнерларны тапшырачак. Былтыр беренчелекне “Сандугач” балалар бакчасы алды. Биредә балалар һәм әти-әниләр ярдәмендә барлыгы 83 килограмм кулланылган батарейка тапшырдылар.

Быел акциядә “Миләшкәй” (“Рябинушка”) балалар бакчасы да катнаша. Әле кечкенә булуына карамастан, 6 яшьлек Богдан Овчинников өлкәннәрдән үрнәк ала: кулланылган батарейкаларны махсус пакетка җыя. “Миләшкәй”дә мондый пакет ишектән кергән җирдә үк тора. Шул рәвешле акциядә һәр бала, бакчага килгән һәркем катнаша ала.

- Беренче елны - 9, былтыр исә 13 килограмм батарейка җыйдык. Быел үлчәп карамаган әле, - ди балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Лиана Сәхипова.

Билгеле факт - бер батарейка 25 грамм чамасы авырлыкта. Кечкенә генә булса да, 20 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны агулы матдәләр белән зарарларга сәләтле ул. Шуңа күрә дә кулланылган батарейканы чүп чиләгенә түгел, ә махсус пакетка ташларга кирәк. Әлеге пакетларны район күләмендә үзәкләштерелгән пунктка - Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенә, әаннан ышанычлы кулларга - Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшырачаклар. Барлык кулланылган батарейкалар Чиләбе заводына озатылачак.

Реклама

2020 елда Татарстанда барлыгы 17 тонна кулланылган батарейка җыйганнар. Балалар һәм әти-әниләр ярдәмендә, әлбәттә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырылган акцияләр батарейка җыю күләмен өч тапкырдан да күбрәккә арттырган. Моннан биш ел элек гомуми күрсәткеч нибары 5 тонна тирәсе тәшкил иткән.

“Биектау хәбәрләре” редакциясе коллективы да акциягә кушылды. Табигатькә зыян килмәсен өчен кулланылган батарейкаларны махсус урынга тапшырдык.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев