Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенәдән үк курчаклар белән мавыккан

Һәр кешенең яраткан шөгыле була. Кемдер чигәргә, тегәргә ярата, кемдер тәмле тортлар ясый, кемдер спорт белән шөгыльләнә... Ольга Марченко Бөреле урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Эштән бушаган вакытларында ул курчаклар ясарга ярата. Үзе яраткан шөгыльгә укучыларын да җәлеп итә. Үзенең яшь осталары белән бергә Ольга Марченко тукыма, салам, сәйлән һәм тагын бик күп төрле материаллар ярдәмендә берсеннән-берсе матур курчаклар иҗат итә.

Курчаклары да киштәләрдә тузан җыеп ятмый - берсеннәнберсе мәртәбәле күргәзмәләрдә катнаша. Оста һәр курчакның кәефен тотып ала, җансыз курчаклар аша да төгәл итеп аларның характерын, хисләрен ачып бирә.

Курчак образына салынган идеяне башкалар да аңларлык итеп тапшыра белү сәләтенә, фәлсәфи тирәнлеккә беркайда да, беркем дә өйрәтми. Анысы тумыштан, табигатьтән һәм белемнән килә. Ольга Марченко курчаклар иҗат итүдә чын остага әверелгән. Бер курчакны ясарга 2-3 сәгать вакыт кирәк. Әмма останың һәр курчакның күзләрен, чәчләрен, җилпәзәсен, кием-салымын, итек-читеген үзе ясавын, тегүен, чигүен, каюын исәпкә алсаң, 2-3 сәгать күп вакыт та түгел. Мәктәп укучыларына рәхәтләнеп осталык дәресләре дә бирә әле ул. Чираттагы дәрес темасы - курчакларны төрле тукыма кисәкләрен кулланып ясарга өйрәтү.

“Без бүген яз символы - нәни кошчык ясарга өйрәнәчәкбез, - дип башлады осталык дәресен Ольга Марченко. - Безнең халык элек-электән, мәҗүсилек заманнарында ук, курчаклар ясаган. Алар һәр гаиләдә булган. Борынгылар уйлавынча, курчаклар кешене, йорт-җирне төрле хәвеф-хәтәрдән саклаган. Бүгенге көндә курчаклар ясау күп кешенең күңел шөгыле”.

Ольга Марченко да курчаклар ясауны бизнеска әверелдерү турында беркайчан да уйлап карамаган. Ул кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата.

“Студент елларында дус кызларым егетләр белән йөрергә чыгып китә, ә мин “курчак уйнап” кала идем. Ул вакытта минем Мәскәүдән алып кайткан бик кыйммәтле ике курчагым бар иде. Аларның исемнәре дә бар иде - Тарасик һәм Степанида”, - ди курчак остасы. Тарасик белән Степанидада Ольга чәчтараш серләренә дә төшенә, җансыз дуслары модель ролендә дә була.

Бүген инде Ольга Марченконың курчаклар коллекциясендә үз куллары белән ясаган бик күп әсәрләр бар. Аларның күбесен кызлары белән ясаган. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Ольга Марченконың дүрт кызы бар. Алар дүртесе дә, әниләре кебек, курчак ясау шөгыленә мөкиббән.

“Курчакларны, күбрәк, декрет ялында булганда ясыйм. Нәкъ шул вакытта иҗат ялкыны кабына”, - ди Ольга Марченко.

Ә декрет ялында Ольга Марченко биш тапкыр булган. Шул вакыт эчендә күп балалы ана йөзгә якын курчак иҗат иткән.

“Кызыксынучылар байтак. Иң беренче чиратта, авылдашлар кызыксына. Алар курчак ясау серләре турында сораштыра. Иң мөһиме, яраткан шөгылеңне яхшы кәеф белән, күңел биреп эшләргә кирәк. Авырган вакытта ясасаң, курчаклар да күңелсез, ямьсез килеп чыга. Курчак ясаганда мин көйләргә, җырларга яратам. Күңелсез уйларны уйламаска тырышам”, - дип серен чиште Ольга Марченко. Аның кызы Таисия дә кул эшләре түгәрәгенә йөри, курчаклар ясарга ярата. Курчаклар куяр өчен тагын бер шкаф сатып алырга хыяллана алар. Чөнки курчакларны сакларга урын җитми. Кешеләргә шушындыйрак сәнгать әсәрләре тансык булуы күңелгә дәрт өсти, тагын да матуррак образлар иҗат итәргә этәрә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев