Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кече Рәстә скандинавиячә йөриләр

Саулыкны - иң зур байлык дип, юкка гына әйтмиләр. Сәламәтлекне югалткач кына кеше аның кадерен, дөньяда иң кирәкле әйбер икәнен анлый башлый. Ә югалткан әйберне эзләп табу җинел генә бирелми. Аның урынына икенчесен сатып алып та, кешенекен сорап торып та булмый. Сәламәтлек бер генә бирелә. Аны ничек саклап, кадерләп яшәсәк,...

Саулыкны - иң зур байлык дип, юкка гына әйтмиләр. Сәламәтлекне югалткач кына кеше аның кадерен, дөньяда иң кирәкле әйбер икәнен анлый башлый. Ә югалткан әйберне эзләп табу җинел генә бирелми. Аның урынына икенчесен сатып алып та, кешенекен сорап торып та булмый. Сәламәтлек бер генә бирелә. Аны ничек саклап, кадерләп яшәсәк, саулык турында кайгыртсак, ул безнең бөтен гомеребезгә җитеп, безне бәхетле итәчәк.

Скандинавия йөреше турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Ул йөрәк, үпкәләр эшчәнлеген якшырта, йокысызлыктан булыша, кешенең күңел халәтенә тәэсир итә, арка, аяк мускулларын ныгыта, умыртка баганасын дәвалый һәм башка бик күп файдалы үзлекләргә ия. Ә аның никадәр файдалы һәм кирәкле әйбер икәнен белү өчен, бер тапкыр үзң йөреп карау да җитә.

Кече Рәс авылында яшәүче өлкәннәр дә, яшьләр дә бу файдалы йөрешне бик тиз үз иттеләр. "Өмет " халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә эшләүче шәфкать туташы Гөлназ Низамиева сәламәтлекне саклауга ярдәм итүче мондый алым турында авыл халкына бер генә сөйләде, күпләр кызыксынып, аны сынап та карадылар. Файдасын бер-берсенә сөйләп, көннән-көн кызыксынучылар артты. Һәр көн йоклар алдыннан саф һавада йөреп, кеше организмы күпме файда алганны һәркем белә хәзер. Шуңа күрә кичләрен барысы да скандинавларча йөрүгә чыгалар. 3 км араны йөреп кайту, ял иткәндә төрле күнегүләр ясау - вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру чарасы.

Реклама

Сәламәтлек - иң зур байлык. Ә бу байлыкка ия булыр өчен күп әйбер кирәкми, бары тик чаңгы таягы һәм иренмәскә генә генә кирәк икән. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Сез дә безгә кушылыгыз, файдасын үзегез күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев