Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кече бизнесны активрак үстерергә

Узган атнада район үзәгендә хакимият органнары, бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары, банклар вәкилләре катнашында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган эшмәкәрләр өчен киңәшмә узды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин беренче эш итеп эшмәкәрләрнең игътибарын районның кайбер авылларын азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә...

Узган атнада район үзәгендә хакимият органнары, бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары, банклар вәкилләре катнашында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган эшмәкәрләр өчен киңәшмә узды.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин беренче эш итеп эшмәкәрләрнең игътибарын районның кайбер авылларын азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле актуаль проблемага юнәлдерде. Ул аларны бу юнәлешне активрак үзләштерергә өндәде, чөнки бер генә кибет тә булмаган
56 авыл бар бит. Аның сүзләренчә, күрше районнарда бу проблема күптән хәл ителгән: әгәр кайдадыр сәүдә ноктасын булдыру рентабельле түгел икән, анда күчмә сәүдә оештырыла, әмма авыл кешеләре азык-төлек продуктларыннан мәхрүм калмый. Ул шулай ук Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итәргә, безнең республика территориясендә җитештерелгән товарларга өстенлек бирергә өндәде.
Быел "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" һәм "Инновацияләр кертү" программаларында килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле мәсьәләләр турында ТР инвестицион үсеш Агентлыгының әйдәп баручы белгече Рөстәм Хөсәенов җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Биектау районы узган ел лизинг-программаларда тиешенчә актив катнашмаган. "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" һәм "Инновацияләр кертү" программалары буенча килешүләр төзү уңышлы тәмамланган, һәм хәзер Агентлык эшмәкәрләрдән дәүләт ярдәме алуга гаризалар һәм документлар кабул итә башлый. Барлык эшмәкәрләр өчен документларны рәсми-ләштерүнең гадиләшүе күңелле яңалык булды.
Төзү өчен төрле фирмаларга мөрәҗәгать итеп, зур акчалар түләргә туры килгән бизнес-планны хәзер күрсәтәсе юк. Рөстәм Хөсәенов барлык сорауларга җентекләп җавап бирергә тырышты, ә алар эшмәкәрләрдә шактый җыелган иде.
ТР инвестицион үсеш Агентлыгы белгече Рафаэль Галәветдинов тагын бер күңелле яңалык белән уртаклашты. Ул якын арада Казанда ачылачак яңа бизнес-проектны - агросәнәгать паркын күрсәтте. 50 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан бу парк авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә ярдәм итү өчен эшләнгән. Аграрная урамы һәм Җиңү проспектының киселеше бу объект өчен очраклы сайланмаган. Бирегә барлык авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр үз продукциясен китерә ала. Үз лабораториясе агропарк территориясендә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын тикшерергә мөмкинлек бирә. Шул да мөһим: объект дәүләтнеке һәм якындагы 10 елда дәүләт карамагында булачак.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре киңәшмәсендә Саклык Банкы һәм "Ак Барс" Банк белгечләре катнашты, алар киңәшмәдә катнашучыларны кредитларның яңа төр-ләре белән таныштырдылар һәм эшмәкәрләрне банк хезмәтләреннән активрак файдаланырга өндәделәр.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев