Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда якташыбыз Садри Максудига һәйкәл куйдылар

Бүген Казанның Яңа Савин районы "Стамбул" паркында Россия һәм Төркия юристы, тумышы белән Биектау районыннан булган хөкүмәт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куйдылар. Һәйкәлнең авторы Асия Миңнуллина. Ул Камал театры каршындагы Шүрәле сынының, водоканал янындагы һәйкәлнең, Казан кремле янындагы хәйриячегә һәйкәлләренең авторы. Садри Максуди һәйкәлен ясау 14 млн. сумга төшкән. Һәйкәлне...

Бүген Казанның Яңа Савин районы "Стамбул" паркында Россия һәм Төркия юристы, тумышы белән Биектау районыннан булган хөкүмәт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куйдылар.

Һәйкәлнең авторы Асия Миңнуллина. Ул Камал театры каршындагы Шүрәле сынының, водоканал янындагы һәйкәлнең, Казан кремле янындагы хәйриячегә һәйкәлләренең авторы.

Садри Максуди һәйкәлен ясау 14 млн. сумга төшкән.

Һәйкәлне тантаналы рәвештә ачу 7 нче декабрьгә билгеләнгән. Ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым да катнашчак дип белдерделәр Татартсан Республикасы президенты матдугат хезмәтендә.

Реклама

Белешмә

Казан губернасының Казан уезды Ташсу авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районы) мулла гаиләсендә туа. 1901-1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты исемен ала. Шул ук вакытта Париж газетасында эшли, Русия мөселманнары турында лекцияләр укый.1918 нче елды Россиядән китә. Әнкара шәһәрендә юридик мәктәпкә нигез салучыларның берсе була. Төркиядә Ататөрек вакытында С.Максуди сәясәт белән дә шөгыльләнә, 3 мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. Милләтләр лигасында төркия делегациясе составына да кертелгән була.

про Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев