Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре турындагы китап тәкъдим ителә

Китапның авторы Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын һәм СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен тәмамлаган. (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә, Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында Йолдыз Хәлиуллинның «XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре» дигән китабы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте. Йолдыз...

Китапның авторы Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын һәм СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен тәмамлаган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә, Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында Йолдыз Хәлиуллинның «XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре» дигән китабы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте.

Йолдыз Хәлиуллин - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын һәм СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен тәмамлаган. Ул 40 елдан артык СССР һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы системасында эшли. 20 ел дәвамында Россиянең Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Казахстан илчелекләрендә дипломатик вазифалар башкара.

Тышкы сәяси һәм дипломатия мәсьәләләренә багышланган берничә китап, төрле темаларны яктырткан (заманча татар поэзиясеннән алып атом-төш физикасының актуаль проблемаларына кадәр) 50дән артык мәкалә авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев