Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана

2016 елның 5 -11 сентябрь көннәрендә Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак . Форумда катнашу өчен дөньяның 50 артык иленнән режиссерлар һәм продюсерлардан 700 күбрәк гариза җибәрелгән. Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тарафыннан бәйгенең исемлеге булдырылган. Быел фестиваль бүләкләре өчен 60 номинант көрәшәчәк: тулы метражлы уен, тулы...

2016 елның 5 -11 сентябрь көннәрендә Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак . Форумда катнашу өчен дөньяның 50 артык иленнән режиссерлар һәм продюсерлардан 700 күбрәк гариза җибәрелгән. Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тарафыннан бәйгенең исемлеге булдырылган. Быел фестиваль бүләкләре өчен 60 номинант көрәшәчәк: тулы метражлы уен, тулы метражлы документаль, кыска метражлы уен, кыска метражлы документаль һәм анимацион метражлы форматтагы гадәти эшләрдән тыш яңа бәйге номинациясе кертелгән - "Яшь Россия". Аңа Россия авторларының төрле жанрдагы тасмалары һәм альманахлары кергән.

Бәйге программасы август башында игълан ителәчәк. 2016 елда жюри рәисе - танылган кино режиссеры, Россиянең халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Прошкин. Ул - «Холодное лето пятьдесят третьего», «Опасный возраст», «Живи и помни» фильмнары, «Доктор Живаго» (2006) телесериалы һ.б. танылган эшләр авторы.

Фестиваль төркеменең яңа җитәкчесе - танылган журналист һәм продюсер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова.
Россиядә Кино елы эгидасы астында узучы фестивальнең оештыручылары тагын бер яңалык керткән. Быел фильмнар күрсәтү мәйданчыклары саны арткан. Бәйге, бәйгедән тыш һәм параллель программалар «Родина», «Мир», «Корстон» сәйүдә һәм күңел ачу комплексы кинотеатрларында, Казан кремлендә һәм беренче тапкыр Иннополиста һәм "Смена" заманча мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк дип планлаштырыла. Кайбер тасмалар ачык һавада, казанлылар яратып өлгергән open air форматында күрсәтеләчәк.

Реклама

Фестивальнең ябылу тантанасы М.Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Ачылу тантанасы исә гадәттәгечә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында була.

Параллель программаларның берсе кысаларында татар әдәбияты классиклары Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Әпсәләмов иҗатларына багышланган фильмнар күрсәтеләчәк. Кино елы уңаеннан язмышлары Татарстан белән бәйле булган Россия киносының күренекле эшлеклеләре (Сергей Шәкүров, Чулпан Хаматова, Константин Лопушанский һ.б.) исемнәренә дә басым ясалачак. Язучы Денис Осокин текстлары буенча тудырылган һәм халыкара бүләкләр яулаган фильмнарга ретроспектива да көтелә. Шулай ук матур гадәткә кергән Европа фестиваль киносы, танылган режиссерларның фильмнары ретроспективасы, мөселманнар тормышы һәм көнкүреше турында кинотасмалар, балалар өчен программалар булачак. Мөмкин кадәр киң рәвештә - архив раритетларыннан алып, заманча тасмаларга кадәр - Россия киносы тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең белем бирү өлешен "Время кино" II яшьләр форумы тәшкил итәчәк. Узган елны ул беренче тапкыр уздырылды һәм профессионаллар берләшмәсе тарафыннан уңай бәя алды. Быелгы форумда Россиянең төрле кино мәктәпләре, шул исәптән Никита Михалков Академиясе, РФ Кинематографчылары берләшмәсенең Яшьләр үзәге, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты һ.б. мөгаллимнәреннән презентацияләр һәм мастер-класслар уздырылачак.
фестиваль турында тулырак: http://kazan-mfmk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев