Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан туристларга яңача ачыла

Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде. Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның...

Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде.
Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге» махсус экскурсия маршруты булдырган иде. Бер ел эчендә генә дә 600дән артык кеше әлеге үзенчәлекле маршрут буйлап сәяхәт кылды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шәһәрне бөтенләй яңа яктан ачты. Алар күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп, башкалабызның матурлыклары белән хозурланды, кунакчыл чәкчәк музеенда татар музыкасын тыңлап ләззәтләнде, балчыктан милли сувенир ясап, ерак тарихка сәяхәт кылды, татар авылында милли аш-сулардан авыз итте, «Арыш Мае» музей-кибетендә хуш исле эчемлекләрне татып карады.
Бу экскурсия маршрутындагы соңгы пунктка аеруча җентекле якын килделәр. Кибеткә керер алдыннан ук сез барлык вак-төякләрнең дә исәпкә алынуына игътибар итәчәксез. Туристларны йөртә торган автобуслар өчен махсус тукталыш бар, кирәкле транспортны эзләп баш ватарга кирәкми. Селфи һәм төркем белән фотога төшәргә яратучылар өчен «Мин Казанны яратам» дигән стела урнаштырылган. Әмма иң кызыклысы - кибетнең эчендә. Пыяла гөмбәз астындагы үзәк зал Бөек Ханның баш киемен хәтерләтеп тора, ә таш идәндәге мозаика символлар аша Идел Болгарстанының тарихы хакында бәян итә. Биредәге сатучы-консультантлар бүләккә сувенир сайларга ярдәм итү белән бергә, «Татспиртпром» АҖ компаниясенең бай ассортименты хакында да сөйләячәк. Продукциянең бай ассортименты, сыйфаты, үтемле бәяләр - боларның барысы да туристларның гадәти сувенирлар турындагы күзаллауларын үзгәртә. Алар магнит, брелок, милли бизәкләр төшерелгән савыт-саба да булырга мөмкин. Бүләкне сайлаганда, һичшиксез, дегустация дә каралган. Моның өчен ике зал эшли, аларның берсе - салкын «Хан бүлмәсе», анда температура +8 градустан да югарырак күтәрелми. Залга керер алдыннан кунакларга милли бизәкләр төшерелгән, мехтан тегелгән җылы кофталар бирәләр. Икенче зал күпкә иркенрәк тә, җылырак та, дегустациянең төп өлеше биредә уза. Монда сезгә Урта Идел буенда яшәүче халыкларның төрле эчемлекләрне ничек кулланулары хакында сөйләячәкләр, бүләккә дигән уникаль продукцияне үз күзләрегез белән күрәчәксез.
- Без туристлык сезоны башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанның Сәлимҗанов урамындагы кибеттә хезмәткәрләрнең өс киемен үзгәрттек, хәзер башкалабыз кунакларын милли костюмнар кигән хезмәткәрләр каршы алачак. Дегустация мәсьәләсендә дә яңалыклар бар. Хәзер кабымлык сыйфатында күркәдән әзерләнгән карпаччо яки пешкән алма белән ысланган казга заказ бирергә мөмкин. Әмма май аенда булачак иң көтеп алынган вакыйга - җитештерү процессының интерактив макеты. Хәзер ул - урнаштыру стадиясендә, - ди «Арыш Мае» сәүдә челтәре дирекциясенең коммерция директоры Татьяна Кручинина.
Узган ел әлеге үзенчәлекле маршрут «Шәһәрдәге иң яхшы маршрут» номинациясендә Бөтенроссия туристлык премиясе Гран-приена лаек булды.
Май бәйрәмнәрендә күпләр табигатькә чыга, шашлык кыздыра, бу - ир-атларның күңеленә аеруча хуш килә. Аларга гадәти булмаган бүтән төрле ял табылмас идемени? «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге»ндә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын таптылар, аннан теләгән һәркем файдалана ала. Бу - «Казан - чын ир-егетләр һәм аларның юлдашлары өчен!» дигән интерактив маршрут. 2017 елда узачак Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елда көтелгән Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ул иң популяр маршрутларның берсенә әверелер дип көтелә. Кунакларны Россиянең өченче башкаласы саналган Казанның фәнни-техник, спортта ирешкән казанышлары, «Казан Арена» стадионы белән таныштырачаклар. Туристлык программасының ахырында экскурсантларга Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән берсе булган предприятиенең музей-кибетендә чын ир-ат эчемлекләренә дегустация үткәрәчәкләр. Биредән бер генә турист та буш кул белән китмәячәк. Эш шунда ки, татарларда берәр мәҗлескә, бәйрәмгә килгән кунакка күчтәнәч биреп җибәрү гадәте бар. Хәзер инде безнең кунакчыллыгыбыз һәм юмартлыгыбызны бөтен Россиядә, хәтта чит илләрдә дә беләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев