Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан Сабантуена Биектау районы үз өлешен керттеКазан шәһәре мэры И.Р.Метшинның Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллинга Рәхмәт хаты

Хөрмәтле Рөстәм Галиуллович! Казан Сабантуен уздыруга лаеклы өлеш кертүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз! Күпгасырлык тарихка ия булып һәм бабаларыбыз нигез салган татар халкының иң яхшы традицияләрен саклап, бу бәйрәм һәрвакыт кабатланмас һәм онытылмас вакыйга булып кала. Җирне, тырыш хезмәтне, муллык һәм кунакчыллыкны зурлау символы буларак, ул...

Хөрмәтле Рөстәм Галиуллович!
Казан Сабантуен уздыруга лаеклы өлеш кертүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз!
Күпгасырлык тарихка ия булып һәм бабаларыбыз нигез салган татар халкының иң яхшы традицияләрен саклап, бу бәйрәм һәрвакыт кабатланмас һәм онытылмас вакыйга булып кала. Җирне, тырыш хезмәтне, муллык һәм кунакчыллыкны зурлау символы буларак, ул бәйрәм мәйданына теләсә кайсы яшьтәге, һөнәрдәге һәм диндәге кешеләрне җыя, аралашу шатлыгы һәм киләчәккә өмет бүләк итә.
Биектау районының катнашуы Казан Сабантуена өстәмә ямь кертте. Сезнең районның традицияләре һәм гореф-гадәтләре чагылган матур авыл өе, теа-трлаштырылган тамаша, җыр-биюләр казанлылар һәм башкалабыз кунаклары күңелендә иң җылы истәлекләр генә калдырдылар.
Сезгә чын күңелдән башлаган барлык эшләрегездә уңышлар телим һәм алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәр дигән ышаныч белдерәм.
Казан шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев